«Алабуга» МИЗ резидентларының төбәк электрон сәүдә мәйданчыклары ресурсларыннан файдалана алуын тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агынтлыгы» АҖ белән берлектә, икътисадый зона резидентлары өчен Республика маркетинг үзәгендә эшләү принципларына һәм инструментларына багышланган махсус уку семинары оештырылды.
Эшкуар йортында Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин республиканың кече һәм урта бизнесы, эшлекле оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән очрашты. Эшкуарларның сорауларына шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та җавап бирде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге белгечләре төбәк КУЭ субъектларына чит илләрдән сатып алучы табарга һәм аның белән сөйләшүләр уздырырга ярдәм итәчәк.
9 декабрьдә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Маркетплейслар белән эшләгәндә аккаунт-менеджмент күнекмәләрен үстерү» онлайн-курсына старт бирәчәк.
Татарстанның берьюлы ике шәһәре Россиянең иң яхшы ТОП-10 моношәһәре арасына эләккән. 2020 елга рейтинг нәтиҗәләрен Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ төркеме) Россия ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында ясаган. Социаль-икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәткән иң яхшы шәһәрләр унлыгына Чаллы һәм Түбән Кама каласы да кергән. Чарада ВКС режимында төбәкләрнең губернаторлары, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт комитеты рәисе М.А.Топилин җитәкләгән эш төркеме утырышы булды.
Татарстанның Биектау районыннан сәнгатьчә кою һәм металлдан эксклюзив әйберләр ясау белән шөгыльләнә торган «Биектау-Сервис» предприятиесе Мәскәүдә «Металл-Экспо 2021» халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелә торган Бөтенроссия тимерчеләр конкурсында җиңү яулаган. Күргәзмәдә катнашуны оештыруда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды булышкан.
Финал бүләкләү тантанасы 27 ноябрьдә Мәскәүдә узган. 10 номинациядә Россия Федерациясенең 43 төбәгеннән 300 дән артык катнашучы үзара көч сынашкан. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан да өч яшь эшкуар бар.
2021 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.
2021 елның 8 ноябреннән 23 ноябренә кадәр КидСпейс балалар шәһәре мәйданчыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнесы» үзәгендә 5-8 сыйныф укучылары өчен «Эш идеясе» проекты узды.