Экспортка ярдәм үзәге Татарстан эшкуарларын чит ил маркетплейсларына чыгарачак

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды Экспортка ярдәм үзәге йөзендә Татарстан эшкуарларын Alibaba, eBay һәм башка чит ил маркетплейсларына бушлай чыгарачак.

Республиканың Экспортка ярдәм үзәге Татарстан эшкуарларына чит илләрнең электрон мәйданчыкларына чыгуда ярдәм күрсәтәчәк. Хезмәт бушлай күрсәтелә, шәхси кабинет ачу һәм аны рәсмиләштерү, продукцияне мәйданчыкта урнаштыру, компания хезмәткәрләрен маркетплейста эшләргә өйрәтү эшләрен үз эченә ала.

Эшкуарларга  Alibaba, Medical Expo, Agri Expo, Amazon, Amazon.de + Edeka, eBay, Epinduo, Satu.kz, Zalando, Fordaq кебек эре халыкара сәүдә мәйданчыкларына чыгу мөмкинлеге тудырылачак.

ЭЯҮ белгечләре бизнеска мәйданчык белән эшләүнең теләсә кайсы этабында булышлык күрсәтеп торачак, эшкуарлар, үз чиратында, җитештерергә һәм кирәкле продукция күләме белән тәэмин итеп торырга әзер булырга тиеш.

Ярдәм турында тулырак мәгълүматны сылтама яисә 8(843)222-90-60 (өст. 271, 272, 278) телефоны буенча, шулай ук tatexport@yandex.ru электрон почта адресына гариза җибәреп белергә була.

Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International