Татарстан Республикасы Гарантия фонды Казан эшкуарына бизнесны үстерү өчен 1%лы микрозаем алырга ярдәм иткән

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Казаннан эшкуар Иван Игнатов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан «Бер процентлы» ташламалы микрозаем алучы. Файдалы шартларда микрозаемны ТР Гарантия фонды поручительлеге нигезендә ала алган.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны яклау фондыннан микрозаем алганда залог кирәк булган, ләкин эшкуарда ул булмаган. Поручитель булып «Ярдәм-2021» ташламалы продукт кысаларында региональ Гарантия фонды чыгыш ясаган, шуның нигезендә эшкуар уңайлы шартларда микрозаем рәсмиләштергән һәм алынган акчаларны бизнес үсешенә – балалар өчен бәйрәмнәр оештыруга һәм уздыруга юнәлдерергә планлаштыра.

Шәхси эшкуар Иван балалар өчен бәйрәмнәр уздыруны белән 2011 елдан бирле шөгыльләнә икән. Ул – балалар аниматоры һәм балалар бәйрәмнәрен оештыручы. Нигездә сәүдә үзәкләре һәм батут парклары белән эшли. Сәүдә үзәге эчендә күңел ачу үзәкләренең һәм комплексларының эшен чикли торган пандемия чикләүләре кертелгәнлектән, аның кереме 100% дәрәҗәсендә кимегән. Күп кенә заказларны гамәлдән чыгарырга яки билгесез вакытка күчерергә туры килгән.

Бәйрәмнәр оештыру өлкәсе пандемия башлану белән үк проблемаларга юлыккан. Ләкин әгәр беренче дулкында вәзгыять андый ук борчулы булмаса, хәзер исә, мәҗбүри чикләү чаралары аркасында, эшләү тагын да катлауланган.

 «Мин күп кенә оешмалар, батут парклары, сәүдә үзәкләре белән хезмәттәшлек итәм. Хәзер сәүдә үзәкләренә керү QR-кодлар белән рөхсәт ителә. Ә батут парклары әлегә кадәр ябык. Төп табышны мин алардан ала идем, ә хәзер бары тик социаль челтәрләр аша гына анда-санда заказлар килә», – ди Иван Игнатов.

Бизнесны «яңадан эшләтеп җибәрү» өчен эшкуар балалар бәйрәмнәре уздыру өчен үз киңлеген ачарга карар кылган. Аның үз бинасы юк, 1%лы ташламалы микрозаемны коммерцияле күчемсез милекне арендага алу өчен тотарга планлаштыра.

Эшкуар сүзләренчә, отышлы шартларны саклау өчен, финанс оешмасыннан заем алганда, залог кирәк булган. Иванның ирекле акчасы булмаган, заем буенча тәэмин итүче булып «Ярдәм-2021» продукты буенча Гарантия фонды булышлык күрсәткән. Программа шартлары буенча Фонд поручительлекне 50 млн сумга кадәр бирергә мөмкин. Шул ук вакытта поручительлек биргән өчен комиссия бүләкләре стандарт белән чагыштырганда ике тапкырга – 0,5% кадәр кимегән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге дә каралган.

Исегезгә төшерик, ташламалы продукттан эшчәнлекләре «Татарстан Республикасында яңа корона инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән чикләнгән КУЭ субъектлары файдалана ала.

ТР Гарантия фондының http://garfondrt.ru/ сайтында гариза бирергә яисә +7(843)293-16-94 телефоны аша продукт шартлары турында консультация алырга  мөмкин, +7(903)061-40-18 номеры буенча ТР Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәгенә түләүсез консультация сорап та мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International