Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы делегациясен җитәкләп, Үзбәкстанда «InnoWeek.Uz-2021» халыкара инновацион идеяләр атналыгы эшендә катнашты. Делегация составына шулай ук инновацион инфраструктура субъектлары вәкилләре, шулай ук IT-проектларны гамәлгә ашыручы компания-резидентлар да керде. Шул исәптән «Иннополис» МИЗ резидентлары, «Химград» технополисы, ИТ-парк, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкилләре катнашты.
Визит барышында Татарстан Республикасы икътисад министры халыкара чараны ачу тантанасында катнашты һәм бизнесның төрле өлкәләре өчен алдынгы инновацион технологияләр, продуктлар һәм эшләнмәләр прототиплары күрсәтелгән күргәзмә эшен карап чыкты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук «Постпандемия чорында инновацияләр» панель сессиясендә пандемия чорында бизнеска һәм производстволарга ярдәм итү инструментлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Министр билгеләп үткәнчә, 2020 елда Татарстан Республикасы предприятиеләре яңа шартларда эшләргә югары дәрәҗәдә җайлаша алуларын күрсәткән. Моңа ярдәмнең кризиска каршы федераль һәм республика чаралары, предприятиеләрне үстерүнең махсус программалары ярдәм иткән.
Визит кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов Үзбәкстан Республикасының инновацион үсеш министры Ибраһим Габдрахманов белән очрашты, очрашу барышында хезмәттәшлекне камилләштерү юллары, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышынды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев һәм Үзбәкстан Республикасының икътисадый үсеш һәм фәкыйрьлекне киметү министры урынбасары Бобур Абзародинав белән очрашты. Сөйләшүләр барышында инвестицион хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм «UzVC» (UzVC) илкүләм венчур фонды» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.