Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды үзмәшгульләр өчен ташламалы ставка буенча микрозаем бирә. Финанс ярдәмен алучыларның берсе – Кукмара районыннан инглиз теле укытучысы. Алынган акчага Әлмирә Баһаветдинова үз бизнесын – балалар өчен телләргә өйрәтү мәктәбен ачкан.
Татарстанның 150 меңнән артык кешесе үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм эшли. Эшкуарларның әлеге категориясенә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды 2 елга кадәр срокка 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр махсуслаштырылган финанс продукты бирә, аның процент ставкасы Россия Банкының төп ставкасының яртысына тигез һәм теләсә нинди эшкуарлык максатларына 5,5 процентка кадәр тәшкил итә. Ташламалы финанс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында бирелә, ул КУЭ субъектларына һәрьяклап ярдәм итү һәм бизнесны нәтиҗәле алып баруга юнәлдерелгән.
Финанс ярдәмен алучыларның берсе республиканың Кукмара районыннан инглиз теле укытучысы булган. Әлмирә Баһаветдинова ничек итеп үз эшен ачуы турында сөйләде. 2019 елда Татарстанда яшәүче 23 яшьлек ханым Кытайга кытай балаларына инглиз теле укытырга киткән. Бер елдан артык ул шул илдә эшләгән, чит тел укытуның уникаль кытай методикасын өйрәнгән.
«Кытайдагы әти-әниләрнең үз балаларын инглиз теленә ике яшьтән укытуга бирүләре гаҗәпкә калдырды, яшүсмер чорына җиткәндә бу балалар инглиз телен бик яхшы беләләр. Аларның методикасы миндә кызыксыну уятты, чөнки ул нәкъ менә бала сөйләмен ачуга юнәлдерелгән, аны сөйләшүдән оялмаска өйрәтә, кызганычка каршы, Россия мәктәпләрендә бу нәрсә нык җитми».
Коронавирус пандемиясе аркасында Әлмирә Россиягә кайтырга мәҗбүр була. Бер елга якын ул эшкә урнаша алмаган. Кыенлыкларны җиңәргә бер очрак ярдәм иткән. Кытайда эшләгән хезмәттәше белән сөйләшкән вакытта чит телне укытуның Кытай методикасы турындагы темага кагылып үткәннәр, шул вакытта кызга инглиз теле буенча ял клубы ачу турында идея килгән.
«Без укытуның Кытай методикасы темасына кагылдык һәм кинәт безнең шәһәребездәге балалар өчен дә шуны ук эшли алыр идек, аларны сөйләшергә, инглиз сөйләмен тыңларга һәм аңларга өйрәтә алыр идек дип уйлап куйдык», – дип сөйләде үзмәшгуль.
Ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан 100 мең сум күләмендә микрозаем алды. Алынган акчага ул үз клубы өчен җиһазлар һәм техника сатып алган. 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен «5 o’clock English Club» ял клубы инглиз телен өйрәнү методикасы буенча эшли һәм уңай хис-кичерешләр генә китерә.
Ташламалы микрофинанс өчен гаризаларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кабул итә. Гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» яки Фондның төбәк вәкилләре аша да бирергә мөмкин. Төбәк вәкилләренең элемтә белешмәләрен https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга яки ТР Сәнәгатькә ярдәм фондының кайнар линиясенә (843) 524-90-90-90 шалтыратып белешергә була.