Эшкуар йортында Татарстан бизнесы белән очрашу узды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Эшкуар йортында Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин республиканың кече һәм урта бизнесы, эшлекле оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән очрашты. Эшкуарларның сорауларына шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та җавап бирде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында Татарстан икътисадында бизнесның мөһим ролен билгеләде. Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанның кече һәм урта компанияләре, пандемия белән бәйле уңайсыз шартларга карамастан, үсешен дәвам итә. Федераль һәм региональ ярдәмнең тиңдәшсез чаралары бизнес өчен катлаулы вакытта үз вакытлы булып чыккан.

«Эшкуарларның өчтән бере диярлек кече һәм урта бизнес өлкәсендә эшли. Эшкуарларның республика үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Республикада кече һәм урта предприятиеләр 750 меңнән артык эш урыны булдыра. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Хөкүмәте өчен кече һәм урта бизнеска ярдәм итү – иң мөһим, өстенлекле юнәлешләрнең берсе», – дип ассызыклады Икътисад министрлыгы җитәкчесе.

Министр, республика илдә барган пандемиянең катлаулы шартларында ярдәм итүнең федераль чараларын гамәлгә ашыруда актив катнаша, дип өстәде.

«Муниципаль районнар һәм тармак министрлыклары белән берлектә без әлеге ярдәм чаралары буенча һәр потенциаль алучы белән эш алып барабыз. Федераль ярдәм исемлегенә эләкмәгән эшкуарлар өчен без өстәмә республика ярдәме чараларын керттек. Шулай итеп, без ярдәм алучыларның санын арттыруга ирештек. Без моны узган елда да, быел да бизнеска ярдәм итүнең яңа федераль формаларын игълан иткәч эшләдек», – дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Шуннан соң икътисад министры башка спикерлар белән беррәттән залда утыручыларның һәм онлайн-каналларга тоташтырылган эшкуарларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International