Икътисад министрлыгында эшкуарларны социаль предприятиеләр дип тану буенча комиссия утырышы узды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2021 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы структура – «Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге. КУЭ субъектлары белән 2020 елдан аларны Социаль предприятиеләр исемлегенә кертү эше алып барыла. Хәзерге вакытта республикада 111 социаль предприятие теркәлгән.

Исемлеккә керергә һәм «социаль предприятие» статусын алырга социаль яктан якланмаган (зәгыйфь) гражданнарны эш белән тәэмин итү яисә мондый гражданнар җитештерә торган товарларны (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) сатуны тәэмин итүче, шулай ук бу категория гражданнар өчен билгеләнгән товарларны (эшләр башкару, хезмәт күрсәтү) җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшкуарлар алырга мөмкин. Сайлап алуның тагын бер таләбе булып иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә юнәлдерелгән һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә ярдәм итә торган эшчәнлек алып бару тора, мәсәлән, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү, балалар ялын оештыру һәм аларны савыктыру буенча хезмәт күрсәтү, мәдәни-агарту эшчәнлеге һәм башкалар.

Әйтергә кирәк, исемлеккә кергән эшкуарлык субъектлары финанс һәм финанс булмаган ярдәм, шул исәптән ташламалы микрозаемнарга исәп тота ала, ә уку узган социаль предприятиеләр 500 мең сумга кадәр грантлар алырга мөмкин.

Татарстанда документлар тапшыру һәм консультация ярдәмен алу өчен: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт «Эшкуар йорты», телефон: (843) 222-90-60 (өст. 105), электрон адрес буенча: ciss.rt@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International