Татарстан эшкуарларын маркетплейсларда бизнесны үстерергә өйрәтәчәкләр

2021 елның 3 декабре, җомга

9 декабрьдә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Маркетплейслар белән эшләгәндә аккаунт-менеджмент күнекмәләрен үстерү» онлайн-курсына старт бирәчәк.

Бу Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес субъектлары өчен хезмәткәрләрне маркетплейсларда товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән эш  нәтиҗәле эшләргә һәм алга таба төрле сәүдә мәйданчыкларында эшне автоматлаштырырга өйрәтү мөмкинлеген бирә.

Белем бирү курсы кече һәм урта бизнес милекчеләренә, Татарстан Республикасы КУЭ субъектлары вәкилләренә файдалы булачак.

Семинарлар онлайн-трансляция форматында узачак, анда катнашучылар гомуми чатта бер-берсе белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша һәм файдалы элемтәләр булдыра алачак.

Эшкуарларны Wildberries, OZON, AliExpress Russia, Яндекс. Маркет, Lamoda, СберМегаМаркет, Flowow кебек мәйданчыкларда урнашкан экспертлар укытачак. Спикерлар e-commerce Россия базары трендларын караячак, аудиторияне маркетплейсларның үзенчәлекләре белән таныштырачак һәм һәр конкрет мәйданчыкның кем өчен туры килүе турында сөйләячәк. Уку барышында алынган төп күнекмә регионнан читтә продукция сату һәм экспортлауның яңа базарларын ачу мөмкинлеген бирәчәк.

Семинарларның темалары:

●       Мерчантның беренче адымнары: кирәкле документларны әзерләү һәм сатучының шәхси кабинетында теркәлү.

●    Товарларны платформага ничек йөкләргә.

Сатып алучыны җәлеп итсен өчен, товар өчен визуаль контентны ничек булдырырга.

«Маркетиплейслар белән эшләгәндә аккаунт-менеджмент күнекмәләрен үстерү» онлайн-курсына гаризаны маркетплейсы2021.рф сайтында калдырырга була. Укуга гаризалар кабул итү 2021 елның 6 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International