Татарстанлылар «Россиянең яшь эшкуары - 2021» бөтенроссия конкурсы призерлары булган

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Финал бүләкләү тантанасы 27 ноябрьдә Мәскәүдә узган. 10 номинациядә Россия Федерациясенең 43 төбәгеннән 300 дән артык катнашучы үзара көч сынашкан. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан да өч яшь эшкуар бар.

«Җитештерү» номинациясендә беренче урынны Казан эшкуары Илмир Шәфыйков алган. Егет беседкалар, верандалар, террасалар һәм җәйге кафелар өчен йомшак тәрәзәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Аның продукциясе кешеләргә төзелешләрне һәм корылмаларны явым-төшемнән саклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

«Үзмәшгульләр» номинациясендә Кама Тамагында туып-үскән Илүзә Галиева көмеш медальгә лаек булган. Кыз туган ягына авторлык турларын оештыру белән шөгыльләнә һәм җирле туризмны үстерә. Проектның уникальлеге – табигатьтә ял иткәндә тулысынча мәгълүмат белән  тәэмин ителү һәм озатып йөрү.

«Социаль өлкә эшкуарлыгы» номинациясендә лидерлар өчлеген Чаллыдан Вероника Красильникова түгәрәкли. Кыз «Буль-Буль» яңа туган балаларның йөзү үзәген үстерә. Нәниләр махсус коелган ванналарда, олылар катнашыннан башка гына суда йөзү буенча шөгыльләнәләр. Шулай ук компания яшь әниләргә психологик ярдәм күрсәтә, баланы тәрбияләүдә булыша, тема буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты һәм Татарстан Республикасында «Эшкуарлыкны популярлаштыру» региональ проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Россиянең яшь эшкуары - 2021» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы гамәлгә ашырылды. Төбәк этабында катнашуга 150 артык гариза бирелгән, алар арасында җиңүче гаризалар да бар.

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык «Россиянең яшь эшкуары» бөтенроссия конкурсын 2010 елдан бирле ел саен үткәрә. Ул яшь эшкуарларны бүләкләү, уңышлы тәҗрибәләрне эзләү һәм алга җибәрү, шулай ук яшьләр бизнесын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International