Икътисад министрлыгы белгечләре «Алабуга» МИЗ резидентлары өчен Республика маркетинг үзәгендә эшләү принципларына өйрәтүче семинар уздырды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

«Алабуга» МИЗ резидентларының төбәк электрон сәүдә мәйданчыклары ресурсларыннан файдалана алуын тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агынтлыгы» АҖ белән берлектә, икътисадый зона резидентлары өчен Республика маркетинг үзәгендә эшләү принципларына һәм инструментларына багышланган махсус  уку семинары оештырылды.

Семинарда оешмалар вәкилләре катнашты, алар арасында – «Полиматиз» АҖ, «Роквул-Волга» ҖЧҖ, «Данафлекс-Алабуга» ҖЧҖ, «Транснефть-Синтез» ҖЧҖ һәм «Соллерс Форд» ҖЧҖ.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның «Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару эшен оештыру турында» 05.03.2019 № ПУ-157 Указы нигезендә төзелгән РМҮ 2019 елдан бирле Татарстанда уңышлы эшчәнлек алып бара.

Үзәк сатып алу модулен, исәпкә алу, аналитик, мәгълүмат һәм башка ресурсларны, республика базарларында җитештерелә торган һәм кулланыла торган продукция реестрларын үз эченә ала торган, тәртипкә салынган системаны тәшкил итә.

Әлеге өйрәтү чарасында катнашу алга таба резидентларга, ресурсның барлык өстенлекләреннән файдаланып, кирәкле продукцияне сатып алуны нәтиҗәле планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга, җитештерүчеләр сыйфатында сату базарларын киңәйтергә һәм сатулардан җиңел файдалану мөмкинлеген бирәчәк, шулай ук потенциаль инвестиция җирлекләрен үзләштерү дә мөмкин булачак.

РМҮ эшләү принциплары турында тулырак мәгълүматны «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ атналык бушлай белем бирү вебинарлары кысаларында белергә була: http://rmcrt.ru/webinar.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International