Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан предприятиесенә «Металл-Экспо 2021» халыкара күргәзмәсендә катнашу буенча ярдәм итте

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Биектау районыннан сәнгатьчә кою һәм металлдан эксклюзив әйберләр ясау белән шөгыльләнә торган «Биектау-Сервис» предприятиесе Мәскәүдә «Металл-Экспо 2021» халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелә торган Бөтенроссия тимерчеләр конкурсында җиңү яулаган. Күргәзмәдә катнашуны оештыруда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды булышкан.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды эшкуарга «Металл-Экспо» халыкара күргәзмәсендә катнашуны финанслаган. Күргәзмәләрдә катнашу буенча ярдәм күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Икътисад министрлыгы, күргәзмә мәйданын арендалау өчен түләүне дә кертеп, күргәзмә стендын, тәрҗемәче хезмәтләрен бушлай оештырырга ярдәм итә. Бөтенроссия дәрәҗәсендәге күргәзмәдә катнашу эшкуарларга үзләре җитештергән продукция турында сөйләргә һәм бөтен Россия һәм дөнья буйлап клиентлар һәм партнерлар табарга мөмкинлек бирә.

Ярдәм чараларын алучыларның берсе – республиканың Биектау районыннан эшкуар, «Биектау-Сервис» фирмасы директоры Ринат Гыйбадуллин. Аның предприятиесе нәфис кою, металлдан эксклюзив әйберләр – тимер скульптура композицияләрен ясау белән шөгыльләнә. Предприятие халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашкан. Күргәзмә кысаларында Тимерчелек эше осталарының бөтенроссия конкурсы да узган. Анда Татарстан предприятиеләре тимерчеләре үзләренең осталыкларын күрсәтеп, жюридан югары бәя алганнар һәм җиңүче булганнар.

«Минем скульптураларны Казанда һәм бөтен Татарстан буйлап күрергә була, бу – Кырлай авылында татар шагыйре һәм язучы Габдулла Тукай әкиятләреннән һәм Казан федераль университеты территориясендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинның «Кот ученый» әкиятендәге персонажлар, шулай ук башка бик күп скульптуралар. Шунысы куанычлы, Татарстан тимерчеләре Бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшылар дип табылды. Татарстанның металл эшләнмәләрен күреп, Мәскәүдә югары бәяләделәр», – дип сөйләде Ринат Гыйбадуллин.

Заявкалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Петербург ур., 28. Консультация – (843)524-90-90 телефоны буенча.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International