Чаллы һәм Түбән Кама Россиянең ТОП-10 моношәһәре исемлегенә кергән

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның берьюлы ике шәһәре Россиянең иң яхшы ТОП-10 моношәһәре арасына эләккән. 2020 елга рейтинг нәтиҗәләрен Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ төркеме) Россия ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында ясаган. Социаль-икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәткән иң яхшы шәһәрләр унлыгына Чаллы һәм Түбән Кама каласы да кергән. Чарада ВКС режимында төбәкләрнең губернаторлары, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

«Безнең моношәһәрләр бер урында тормый һәм елдан-ел көчлерәк була бара. Алар төрле алга киткән проектларда катнаша, Моношәһәрләрне үстерү фондыннан гына түгел, ә ВЭБ.РФ төркеме ярдәм чараларыннан да файдаланалар. Бу аларны яңа үсешкә этәрә, яңа офыкларны ачарга омтылыш бирә. Безнең ТОП-10 шәһәр – юнәлеш тотарга кирәкле калалар. Алар үз территорияләрен үзгәртеп, аларны матур, кызыклы, халык, туристлар һәм инвесторлар өчен кызыклы итә алдылар. Һәм бу шәһәр, төбәк һәм Фонд командасының бердәм эше нәтиҗәсендә мөмкин булды», – дип сөйләде үзенең чыгышында Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Сергей Галкин, моношәһәрләр арасында икътисадны диверсификацияләү бурычларын уңышлы үтәүчеләр бар, дип сөйләде. Шуңа да карамастан, вәзгыять киеренке кала торган моношәһәрләр бар.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгына, Моношәһәрләрне үстерү фондына республика моношәһәрләре өчен үсеш мөмкинлекләрен тудырудагы күпьеллык ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

«Республика моношәһәрләргә ярдәм итү буенча барлык гамәлгә ашырыла торган федераль программаларда актив катнаша. Шуның нәтиҗәсендә 13 меңнән артык эш урыны булдырылды һәм 33 млрд сум инвестицияләр җәлеп ителде. Шулай итеп, Чаллы һәм Түбән Камада Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән төп автомобиль юллары реконструкцияләнде. Сәнәгать паркларының инженерлык һәм юл инфраструктурасы булдырылды. Төзелгән инфраструктура моношәһәрләргә Haier, Х5 Retail Group, OZON һәм Wildberries кебек эре бизнес субъектларын җәлеп итәргә һәм республиканың кече һәм урта эшкуарлыгын үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», - дип сөйләде министр. 

Икътисад министры моношәһәрләргә алга таба ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аерым алганда, мөһим бурычларның берсе Зеленодольск моношәһәрендә икътисадны диверсификацияләү буенча актив эшне дәвам иттерү. Элегрәк Икътисадый үсеш министрлыгы Россиядә моношәһәрләрне билгеләү критерийларын үзгәртергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән аларның исемлегеннән төбәк башкалаларыннан 50 чакрым ераклыкта булганнарын чыгарырга кинәш ителде. 

«Безнең уртак тырышлыгыбыз хәзерге вакытта моношәһәрләр икътисады структурасының диверсификацияләнүенә, яңа тармаклар үсешенә китерде. Әмма, шуңа да карамастан, алда күп бурычлар тора. Моношәһәрләргә кертү критерийларын яңадан караганда (50 км) тагын да сыгылмалырак якын килү кирәклеге мәсьәләсе буенча Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровны тулысынча хуплыйм. Татарстанда ул – Зеленодольск шәһәре, аның икътисады әле яңа гына диверсификацияләнә башлады, катлаулы процессларны мантыйкый азагына җиткерергә иде», – дип өстәде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Бүләкләү тантанасы кысаларында Чаллы моношәһәре икътисадый активлык өлешендә билгеләп үтелде. Шәһәр командасы инвесторларны актив җәлеп итә һәм финанс һәм финанс булмаган инструментлар буенча Моношәһәрләрне үстерү фонды белән хезмәттәшлек итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы даими рәвештә Россиянең ТОП-10 моношәһәре исемлегенә керә.

«Чаллыда илдәге һәм дөньядагы иң зур «Камаз» автомобиль заводы атнага ике көн эшләде, бүген ул 20% үсеш белән эшли. Хәзер бу автомобиль төзүчеләр шәһәре генә түгел, ә суыткычлар, телевизорлар, кер юу машиналары чыгарыла торган шәһәр дә. Болар барысы да Моношәһәрләрне үстерү фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Чаллы мэриясе эшенең нәтиҗәсе», – дип сөйләде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.  

Түбән Камада 2020 елда моношәһәрнең икътисадый вәзгыятькә мөнәсәбәте яхшырган һәм КУЭ өлкәсендә эшкуарлык активлыгы потенциалы арткан. Бүләкләүгә элегрәк Түбән Кама мэры булып эшләгән Айдар Метшин, ә хәзер ул РФ Дәүләт Думасында Татарстан депутаты, һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыкты.

«Хис-кичерешләр күп, без бергәләп эш башкардык, барысы да финанслар белән үлчәнми, ә җибәрелгән процессның кайтара алмаслыгы белән бәяләнә, без зур команда, Ирина Владимировна җитәкчелегендә, алга таба хәрәкәт итә торган зур адым ясадык, монысы – иң мөһиме», – дип сөйләде Айдар Метшин.

Моношәһәрләр рейтингы ел саен уздырыла. Ул лидер моношәһәрләрнең иң көчле һәм перспективалы якларын ачыкларга, шулай ук шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң яхшы проектларны билгеләргә ярдәм итә. 

Иң яхшы ТОП-10 моношәһәрдләре исемлегенә Татарстан Республикасыннан – Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре, Самара өлкәсеннән – Тольятти, Ульяновск өлкәсеннән – Новоульяновск, Белгород өлкәсеннән – Губкин, Воронеж өлкәсеннән – Павловск, Вологодск өлкәсеннән – Череповец, Тамбов өлкәсеннән – Котовск, Чиләбе өлкәсеннән – Магнитогорск һәм Ставрополь краеның Невинномысск шәһәре кергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International