Татарстанда инициативалы бюджетлауның бердәм механизмы кертелде

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы искәрткәнчә, яңа закон нигезендә халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуының яңа формасы кертелә. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның турыдан-туры катнашуы формасын инициативалы яки «халыкччан» бюджетлаштыру дип атыйлар. Халык җирле администрациягә үз проектларын кертү һәм аларны тормышка ашыруда катнашу мөмкинлеге ала. Гражданнарның шәһәр мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуы өчен бердәм механизм булдырылды.

2021 елда «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 20 июлендәге 236-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

Федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә 2020 елның 26 декабрендә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына инициативалы проектларны гамәлгә ашыруга кагылышлы үзгәрешләр кертелде һәм ТР Министрлар Кабинетының ТР бюджетыннан бюджетара трансфертлар хисабына финанс ярдәме алу өчен тәкъдим ителә торган Татарстан Республикасында инициативалы проектларны конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру Тәртибен раслый торган 2021 елның 05 июлендәге 545 номерлы карары, шулай ук мондый инициативалы проектларны һәм аның составын карау буенча конкурс комиссиясе турында Нигезләмә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International