Казанда яшәүче Ольга Мортазина берничә ел прәннек эшләнмәләре ясау, шулай ук балалар өчен мастер-класслар үткәрү белән шөгыльләнә. Күптән түгел ТР Икътисад министрлыгыннан дәүләт субсидиясе хисабына үзмәшгуль буларак һөнәри җиһазлар сатып алган. 170 мең сум күләмендә алынган акчалар аңа кухня машинасы, азык-төлек 3D-принтеры сатып алырга, уку узарга ярдәм иткән.
Берничә ел сәнәгать производствосында инженер булып эшләгәннән соң, Ольга һөнәрен алыштырырга һәм үзмәшгуль булырга карар кыла. Аның сүзләренә караганда, моның сәбәбе – үзен кулинар сыйфатында сынап карау теләге. Хобби аңа акча китерә башлый. Сатуга прәннек пешерүдән тыш, ул әле балалар өчен мастер-класслар да үткәрә башлый.
Үзмәшгуль прәннек пешерергә 2020 елдан башлап сынаулар һәм хаталар аша өйрәнгән. Аның продукциясенең үзенчәлеге – шикәр ширбәтеннән кулдан ясалган милли бизәкләр. Үзмәшгуль сүзләренә караганда, ул үз эшен үстерергә, бизнеста тагын да зуррак уңышларга ирешергә теләгән. Яңа дәрәҗәгә чыгарга ТР Икътисад министрлыгы ярдәм итә.
«Укуга акча бүлү кыен булды, тик нәкъ менә субсидия ярдәмендә мин Россиянең иң көчле прәннек мәктәпләренең берсендә укыган өчен түләдем һәм хәзер күп кенә сорауларыма сыйфатлы җавап алдым», – дип уртаклашты үзмәшгуль.
Шулай ук алынган акчага Ольга универсаль һәм иң яхшы кухня машиналарының берсен сатып алган, бу ассортиментны киңәйтергә, продукция җитештерү вакытын киметергә, кулланыла торган энергияне киметергә һәм җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга ярдәм иткән. Шулай ук ул бу акчага азык-төлек принтеры сатып алган.
«Минем өчен бу иң мөһим сатып алган әйберем, хәзер мин үз прәннекләремне Сочига җибәрәм. Анда минем эшләнмәләр милли татар прәннекләре буларак сатыла, бу прәннекләрнең күбесенең үзкыйммәтен киметү өчен миңа кул белән рәсем ясау түгел, ә нәкъ менә бастыру кирәк. Бу очракта туристларның милли атрибутлы прәннек сатып алу мөмкинлеге күбрәк булачак», – дип өстәде Ольга.