«Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда 476 гариза бирелгән. Күрсәтелгән гаризаларны тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 304 мөрәҗәгать итүчегә субсидияләр
бирү турында карар кабул ителде.
Бүгенге көндә хисапларны тапшыру һәм тикшерү буенча эш алып барыла.
2002 елның 10 мартына «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 227 хисап кабул ителгән.
Хисаплар 2022 елның 15 мартын да кертеп кабул ителәчәк.