ТР Икътисад министрлыгында иҗтимагый һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре белән очрашу узды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында регион икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендә, санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итү буенча уртак карарлар эшләү өчен, 12 эшлекле һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу узды.

Фикер алышуда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Эшлекле Россия», «ОПОРА РОССИИ», предприятиеләр, отельерлар һәм рестораторлар, фермерлар, үзмәшгульләр ассоциацияләре, бизнесны яклау институтлары вәкилләре һ. б. катнашты.

Очрашуда Рөстәм Сибгатуллин килеп туган вәзгыятьнең, беренче чиратта, эшкуарлык инициативасын үстерүгә, Россия предприятиеләренең потенциалын тулысынча ачу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән тиз һәм җитди карарлар таләп итүен, моның хәзер кискен кирәклеген ассызыклады.

«Хәзерге вакытта базарларны тотрыкландыруны тәэмин итәргә һәм икътисадның тигезлек нокталарын билгеләргә, шулай ук эшкуарлар өчен ярдәм инструментларының үтемлелеген саклап калырга кирәк. Безнең алда импортны алыштыруга, яңа җитештерү чылбырларын формалаштыруга, логистика юлларын эзләүгә юнәлтелгән яңа икътисади сәясәт төзү бурычы тора», – дип билгеләп үтте ул.

Куелган бурычларны федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә хәл итү өчен, оператив штаблар булдырылды. Атна саен Россия Хөкүмәте бизнес һәм ил субъектларының хакимият органнары вәкилләре белән очрашулар уздыра. Хезмәттәшлекнең мондый форматы төбәкләрнең позициясен һәм тәкъдимнәрен федераль үзәккә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, очрашу кысаларында алынган кире элемтәне.

Катнашучыларга тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренче чираттагы чараларның оператив планының беренче пакеты, кабул ителгән һәм гамәлгә ашыруга планлаштырылган закон инициативалары, оператив тәртиптә бизнеска һәм халыкка ярдәм итү өчен федераль үзәк формалаштыра торган чаралар турында, шулай ук Татарстанда эшкуарларга ярдәм итү өчен гамәлдә булган программалар турында мәгълүмат җиткерелде.  

Рөстәм Сибгатуллин катнашучыларга кире элемтәне тәкъдим итү, шулай ук үзләре җавап бирә торган өлкәдәге проблемалы мәсьәләләрне һәм алга таба Россия Хөкүмәте адресына җибәреләчәк бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чаралары буенча тәкъдимнәрне билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта Россия Хөкүмәтенең чараларның икенче блогын формалаштыруы, моның тәкъдимнәр әзерләүдә тиз карарлар кабул итүне һәм оперативлыкны таләп итүе дә билгеләп үтелде. Татарстан Республикасында ярдәм чараларына шулай ук, килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

ТР Икътисад министрлыгында консультация һәм тәкъдимнәр кертү өчен Кайнар линия эшләве, анда теләсә кайсы эшкуарның үзен кызыксындырган сораулар буенча мәгълүмат ала алуы, шулай ук мөрәҗәгать яки кире элемтә калдыра алуы турында да билгеләп үттеләр – 8(843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International