Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды санкция басымы шартларында бизнеска ярдәм итү өчен «Ярдәм 2022» дигән яңа ташламалы продукт эшләтеп җибәрде.
Әлеге продукт буенча Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 70 млн сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта поручительлек биргән өчен комиссия түләүләре 2 мәртәбә (стандарт белән чагыштырганда) – 0,5 % ка кадәр киметелде, шулай ук 6 айга акчалата түләүне кичектерү мөмкинлеге дә каралган.
Гарантия ярдәме заем финанславын алганда җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшкуарлар өчен каралган. Мондый ярдәм ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына кече һәм урта бизнес өчен ташламалы микрозаймнар сорап мөрәҗәгать иткәндә дә ачык, бу вакытта поручительство күләме займ суммасының 50 % ын тәшкил итәргә мөмкин.
Гариза бирергә, шулай ук продукт шартлары турында консультацияне Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында http://garfondrt.ru/, 8(843) 293-16-94 телефоны аша алырга була, яисә ТР Гарантия фондын кредитлауның Бердәм үзәгенә +7(903)061-40-18 номеры буенча шалтыратып бушлай консультация алырга мөмкин.