Дәүләт Думасы җомга көнне, 4 мартта, өстәмә пленар утырышта РФ Хөкүмәтенең санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү турындагы закон проектын беренче һәм шунда ук өченче, йомгаклау укылышларында кабул итте.
Закон проектын РФ икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев тәкъдим итте. «Чаралар җыелмасы Россия Хөкүмәте тарафыннан эшләнелә торган Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар пакетлары белән тулыландырылачак. Бу безнең икътисадның барлык тармакларының өзлексез эшләве һәм гражданнарның иминлеге өчен санкцияләрдән килгән зыянны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр һәм потенциал бар», – дип ассызыклады ул.
РФ хөкүмәтенә 2022 елда РФ гражданнарын социаль яклау дәрәҗәсен саклап калуны тәэмин итә торган вәкаләтләр бирелә. Сүз халыкны эш белән тәэмин итү, дару препаратлары һәм медицина әшләнмәләре белән тәэмин итү, социаль ярдәм күрсәтү һәм пенсия белән тәэмин итү, шулай ук чит илләрдә белем алган һәм аны туктатырга мәҗбүр булган россия гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү турында бара.
Хөкүмәт түбәндәге өлкәләрдә җайга салу үзенчәлекләрен билгеләү буенча вәкаләтләрне ала:
кече һәм урта эшкуарлык субъектлары – юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны КУЭ субъектларына кертү шартларын үзгәртү өлешендә;
- дәүләт һәм муниципаль контроль, лицензияләү, аккредитацияләү, аттестацияләү, квалификация имтиханнарын үткәрү, дәүләт теркәве, шулай ук башка рөхсәт режимнары үзенчәлекләрен билгеләү буенча
- РФ территориясендә әйләнешкә чыгарыла торган продукциянең техник регламентлар таләпләренә туры килү-килмәвен бәяләү үзенчәлекләрен билгеләү, шулай ук Россия Федерациясенә туры килү-килмәвен мәҗбүри расларга тиешле продукцияне кертү үзенчәлекләре;
- туристлык инфраструктурасы объектларын булдыру өлкәсендә үзенчәлекләрне билгеләү буенча.
Моннан тыш, Хөкүмәт мөмкин булган техник чикләүләргә тиз арада җавап бирү, дәүләт хезмәтләрен һәм ярдәм чараларын алу процедураларын яхшырту өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең үзенчәлекләрен билгеләячәк.
Ведомстволарның санлы административ регламентларга күчү вакыты бер елга күчерелә.
Шулай ук сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Законда (44-ФЗ) каралган очракларга өстәмә рәвештә бердәм тәэмин итүчедән сатып алуларның башка очракларын билгеләү буенча Хөкүмәт вәкаләте дә билгеләнә.
Икенче төзәтмәләр блогы –сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт (муниципаль) сатып алуларны гамәлгә ашырганда 2022 елда процедураны оптимальләштерү.
Өченчесе– Хөкүмәт тарафыннан махсус исемлеккә кертелгән товарларны кертүче һәм сатучы затларны җаваплылыктан азат итү юлы белән параллель импортны легальләштерү.
Дүртенче тәкъдим корпоратив идарә итү өлкәсенә юнәлдерелгән. Чиста активларны киметкәндә, АҖ нең 2022 елда АҖ устав капиталын киметмәү (бетерелмәү) хокукы билгеләнә. АП директорлар советына кандидатуралар буенча тәкъдимнәр бирү вакыты озайтыла (шул исәптән нерезидентларның АҖ ен алыштыру мөмкинлеге дә). Гавами акционер җәмгыятьнең үз акцияләрен сатып алу тәртибе гадиләштерелә. Инвесторлар өчен чикләүләр бетерелә, Кырым Республикасы территориясендә яисә Севастополь шәһәре территориясендә филиал һәм (яки) вәкиллек булганда дәүләт теркәвенә алу урынына бәйсез рәвештә ирекле икътисади зонада катнашучы статусын алу мөмкинлеге бирелә.
Бишенче ярдәм итү чарасы төзелеш өлкәсенә юнәлдерелгән: 2022 елга үз-үзен җайга сала торган оешмалар тарафыннан үз әгъзаларына мондый оешмаларның шартнамәчел йөкләмәләрен тәэмин итүнең компенсация фонды акчалары исәбеннән займнар бирү мөмкинлеге озайтыла; федераль законнар белән 2022 елда шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләрен, РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертмичә, билгеләү мөмкинлеген күздә тотабыз;
Шулай ук Хөкүмәткә түбәндәге үзенчәлекләрне билгеләргә вәкаләтләр бирү тәкъдим ителә:
- күпфатирлы йортларның һәм башка күчемсез милек объектларының проблемалы объектлары реестрына кертү;
- өлешле төзелеш объектын өлешләп төзүдә катнашучыга тапшыру;
- штраф санкцияләрен куллану;
- эксроу хисабына акча күчерү;
- проект документларына һәм инженер тикшеренүләр, проект документларының дәүләт экспертизасы нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертү, территорияне планлаштыру документларының гамәлдә булу чорларын килештерү, раслау, озайту.
Алтынчы ярдәм чарасы: гражданнарга 2022 елның 30 сентябренә кадәр кредитор билгеләгән ташламалы чорга кредит шартнамәсе буенча үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып тору турында гариза белән банкка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге заемчының керемнәре кимүгә бәйле рәвештә озайтыла, хәтта элек тә шундый ук таләп белән мөрәҗәгать иткән булсалар да.
Исегезгә төшерәбез, бу норма 2020 елның 30 сентябренә кадәр коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә гражданнарга ярдәм итү кысаларында гамәлдә булды.
Шулай ук илкүләм иминият компаниясенә иминият түләү буенча иминиятләүче тарафыннан тапшырыла торган йөкләмәләрнең күләмен 10 проценттан 50 процентка кадәр арттыру тәкъдим ителә.
Җиденче чара: закон проекты белән финанс-банк эшчәнлеге өлкәсендә 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак кайбер үзгәрешләр тәкъдим ителә.
Россия банкы (Директорлар советы карары белән) түбәндәгеләргә хокуклы булачак: хисаплылыкны ачу, төзү һәм тапшыру, кредит һәм кредит булмаган финанс оешмалары тарафыннан мәгълүматны ачу вакытларын арттырырга;
- кредит һәм кредит булмаган финанс оешмалары эшчәнлегенә таләпләр билгеләргә;
- финанс оешмалары тарафыннан операцияләр һәм алыш-бирешләр үткәрүне туктатып торырга (чикләргә), индивидуаль нигездә нормативларны һәм күрсәткечләрне билгеләргә; иминият тарифы вакыты кулланылмый.
Шулай ук Россия Банкы Директорлар советы, кулланучылар кредитының төренә карап, кредитның тулы бәясе буенча чикләүләр кулланылмаган чорларны билгеләргә хокуклы булачак. Закон проекты тарафыннан, дустанә булмаган дәүләт санкциясе астына эләккән банктан акчаларны физик зат счетыннан күчергән очракта, аның шәхси катнашыннан башка банкларның чит ил валютасында счет (кертем) ачу хокукы билгеләнгән.