Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды. Видео-конференц-элемтә буенча утырышта республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары катнашты. Киңәшмәдә беренче чиратта кирәкле товарлар булу-булмау мәсьәләләре, бәяләр, система барлыкка китерә торган предприятиеләр белән хәл, яңа ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Очрашуда Мидхәт Шаһиәхмәтов агымдагы шартларда федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән барлык ярдәм чараларыннан файдаланырга кирәклекне ассызыклады. ТР Икътисад министрлыгы икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем утырышы кысаларында республиканың тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре эшен координацияләүне дәвам итәчәк. Министр предприятиеләрнең барлык системалы проблемаларын оператив хәл итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Бүген оешмалар һәм эшкуарлар белән кире элемтәне җайга салу бик мөһим: аларның нинди проблемалары бар, аларны ничек хәл итәргә – федераль ярдәм чараларыннан файдаланырга, республика ярдәм чараларын яисә яңа федераль ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәр әзерләргә», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Исегезгә төшерәбез, икътисадны тотрыклы үстерү буенча оператив штаб Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча булдырылды. Штаб беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү һәм халыкка ярдәм итү, куркыныч зонасында калган предприятиеләр һәм икътисад тармакларына ярдәм итү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, гомуми системалы чаралар кебек юнәлешләргә кураторлык итә.
Икътисадны тотрыклы үстерү өчен оператив штаблар Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм тармак министрлыкларында булдырылуын да өстәде министр.
Киңәшмәдә биш юнәлеш буенча сораулар каралды: бәяләр мониторингы һәм контроль, сәүдә оешмаларында төп социаль әһәмиятле товарлар булу-булмау, хезмәт базарындагы хәл, бюджет барлыкка китерә торган оешмалар белән эшләү, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендәге хәл.