Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча урынга барып эшче төркем утырышын уздырды – Икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районында булдылар.
Министрлык делегациясенең Яшел Үзән районына сәфәре кысаларында эшчәнлеге икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча оештырылган иде:
- халыкны социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү;
- халыкны эш белән тәэмин итүне саклау;
- система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләве;
- инвестиция проектларын тормышка ашыру;
- кече һәм урта эшкуарлык субъектларының яңа шартларга җайлашуы.
Икътисад министрлыгы делегациясе «Серго исемендәге завод» ҖБ АҖ ндә, «Идел буе фанера-мебель комбинаты» ҖЧҖ ндә, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ ндә, «Полюс» сәнәгать мәйданчыгында булды, шулай ук районның оператив штабы утырышы үткәрелде. Районга икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп юнәлешләренең һәрберсе буенча бурычлар куелды.
Эшче төркем утырышы кысаларында яңа федераль чаралар һәм республика эшкуарларының КУЭ субъектларына ярдәм итү буенча гамәлдәге программаларда катнашуы турында фикер алыштылар. Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың муниципаль берәмлекләренә бизнесны ярдәм чараларына җәлеп итү һәм мәгълүмат бирү буенча эшне көчәйтергә кушты.
Республика маркетинг үзәге ресурсларында эшләү утырышның тагын бер мәсьәләсе булды.
Икътисад министры билгеләп үткәнчә, Республика маркетинг үзәгенең импортны алмаштыру сервисы эшен нәтиҗәле оештыру өчен, предприятиеләргә булдырылган ресурс мөмкинлекләре, укыту семинарлары уздыру, шулай ук элек сатып алынган чит ил продукциясе һәм аны алмаштыру турында мәгълүмат ресурсын мөмкин кадәр тулыландыру зарурлыгы турында хәбәр итәргә кирәк.
Моннан тыш, эшче төркем утырышы кысаларында республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять, халыкны төп социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү, шулай ук система барлыкка китерә торган оешмаларның эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук Казан, Апас, Минзәлә, Питрәч һәм Сарман районнары вәкилләренең республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча докладлары тыңланды.