Республиканың азык-төлек базарында товар запаслары буенча вәзгыять тотрыклы кала. Тикшерү дәвам итә. Сату челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә вице-премьер – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген импортны алмаштыру мәсьәләсе элеккечә предприятиеләр өчен аеруча актуаль булып кала бирә, дип билгеләп үтте министр. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Хөкүмәте Карары кысаларында, илгә хокук ияләренең ризалыгыннан башка кертергә рөхсәт ителгән чит ил җитештергән кирәкле оригиналь товарлар исемлеген эшләгән. «Республиканың тармак министрлыкларына, предприятиеләр белән берлектә, әлеге исемлекне өйрәнергә һәм, аны тулыландырырга кирәк булганда, тармак федераль министрлыкларына тәкъдимнәр җибәрергә кирәк», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Ул искәрткәнчә, республика оешмаларына Республика маркетинг үзәге аша чит ил товарларын алмаштыру мөмкинлеген максималь рәвештә кулланырга кирәк. Бер атна эчендә муниципалитетлар тарафыннан элек сатып алынган чит ил продукциясенең өстәмә 1 меңнән артык яңа позициясе ачыкланды һәм РМҮгә тапшырылды.
Алмаштыру буенча тәкъдимнәр каталогын тутыруга килгәндә, бер атна эчендә муниципалитетлар тарафыннан эшкуарлар җитештерә торган продукциянең өстәмә рәвештә 673 позициясе ачыкланды һәм РМҮгә тапшырылды.
Хәзерге вакытта Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә республиканың 59 оешмасы керә. Тагын 32 предприятие федераль хакимият органнары каравында. Министр хәбәр иткәнчә, ташламалы кредитлар буенча бер атна эчендә 4 млрд сумлык 3 гариза хупланган. Бер атна эчендә 1,5 млрд сум акча бирелгән.
Бу атнада ил Хөкүмәте тарафыннан транспорт комплексы, мәгълүмати технологияләр, төзелеш һәм ТКХ системасын барлыкка китерә торган оешмаларга ташламалы кредит бирү буенча яңа программалар эшләтеп җибәрелде. Шулай ук агросәнәгать комплексының система барлыкка китерә торган оешмалары өчен ташламалы кредит бирү программасы шартлары киңәйтелде. Алар өчен заемның максималь күләме хәзер 5 млрд сумнан 7 млрд сумга кадәр арттырылды.
Узган атнада кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча федераль чаралар кысаларында 3,8 млрд сумлык 343 гариза бирелде. 1,8 млрд сумлык 239 гариза хупланды. Республика программалары буенча атна эчендә 70,5 млн сумлык 50 гариза бирелде. 29,2 млн сумлык 35 гариза хупланды.
Министр элек кайбер предприятиеләрнең кулланыла торган чималны, материалларны һәм комплектлый торган элементларны, шулай ук кулланучылар өчен әзер продукцияне үз вакытында китерүдә куркынычны билгеләп үтүен әйтте. Күпчелек очракта бу куркынычлар Россия тимер юллары аша йөк ташу белән бәйле. Бу атнада Куйбышев һәм Горький тимер юлы җитәкчелеге белән очрашулар уздырылды. Россия тимер юллары өстәмә локомотивларны эшкә җигәргә һәм станцияләрдә үз вакытында йөк бушату өчен хезмәткәрләр штатын арттырырга карар кабул итте.
Соңыннан икътисад министры ТОСЭР үсеше турында сөйләде. Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча 7 компания ТОСЭР резидентлары булды. Резидентларның гомуми саны 124 берәмлеккә кадәр арткан. Беренче кварталда алар 2,8 млрд сум инвестиция керткәннәр һәм 375 яңа эш урыны булдырганнар. Тулаем алганда, ТОСЭР га инвестицияләр күләме 44,4 млрд сумга җитте, 20,4 мең эш урыны булдырылды. Шулай ук беренче кварталда резидентлар тарафыннан 4 производство эшләтеп җибәрелде. Барлыгы 79 производство эшләтеп җибәрелде, дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Импортны алмаштыру мәсьәләләрен хәл итү өчен, министр муниципалитетларны Республика маркетинг үзәге базасында товарларны алмаштыру ресурсыннан максималь рәвештә файдаланырга чакырды. Финанслау мәсьәләләрен хәл итү өчен, Моношәһәрләрне үстерү фондының гамәлдәге ярдәм чараларыннан һәм яңа ярдәм чарасыннан – ВЭБ.РФ гарантиясе белән кредиттан файдаланырга мөмкин. Моннан тыш, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча кризиска каршы чаралар каралган.
«Республиканың барлык ТОСЭР лары өчен дә иминият кертемнәре буенча 3 еллык ташламалы чор тәмамлануга карамастан, ТОСЭР инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен җәлеп итә торган мәйданчык булып кала бирә һәм резидентлар өчен сизелерлек салым ташламалары саклана», – дип өстәде Мидхәт Шаһиәхмәтов.