Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгына – 25 ел

2022 елның 29 апреле, җомга

2022 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы (АГЗ РТ) 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Агентлык 1997 елның 29 апрелендә ТР Министрлар Кабинетының 359 номерлы карары белән төзелде. Җитәкчесе – Яков Вениаминович Геллер. ТР Дәүләт заказы агентлыгы – zakazrf.ru Гомумроссия электрон сәүдә системасы һәм кече һәм урта эшкуарлыкның сату базарларына керү мөмкинлеге өчен башка электрон мәйданчыклар операторы ул.

ТР Дәүләт заказы агентлыгы базасында Татарстанның Республика маркетинг үзәге (РМҮ) эшли. Үзәк ТР Икътисад министрлыгы инициативасы белән һәм Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Указын үтәү йөзеннән оештырылды. РМҮ Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен куллану базарларына чыгару функциясе агрегаторы һәм импортны алмаштыруның нәтиҗәле инструменты булып тора. rmcrt.ru РМҮ аша сатып алулар сатып алуларга тотылган акчаларны һәм сатып алу процессын оештыруга сарыф ителгән вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгын юбилее белән котлыйбыз һәм ведомствога алга таба да уңышлар, иминлек һәм нәтиҗәле эшләүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International