Хәзер кече һәм урта бизнес онлайн режимында ихтыяҗны анализларга һәм үз коммерция тәкъдимен 11 меңнән артык позиция буенча КамАЗ, Минск трактор заводы, РЖД, «Ростелеком», «Интер РАО» кебек компанияләргә, шулай ук X5 Group, «Магнит», «Метро» кебек ритейлерларга җибәрергә мөмкин. Компанияләр исемлеге һәм ихтыяҗ географиясе даими рәвештә яңартылып торачак һәм киңәйтеләчәк, Татарстан Республикасыннан җитештерү компанияләре реестрына 608 предприятие, азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр реестрына 16 компания керде.
Әлеге функционал эре компанияләргә һәм ритейлерларга үзләренә тикшерелгән КУЭ-тәэмин итүчеләрне, шул исәптән импортны алмаштыра торган продукцияне, ә кече һәм урта бизнеска үз товарларын сатуның яңа каналын табарга мөмкинлек бирә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен эре компанияләр генә түгел, зур булмаган рестораннар, кафе, кунакханәләр дә – сыйфатлы фермерлык продукциясенә ихтыяҗы булган һәркем сатып ала ала. Конкрет төбәктә тәэмин итүчене азык-төлек белән тәэмин итүчеләр реестры аша сайларга мөмкин.
«Сервис аша без җитештерү һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кече һәм урта бизнеска тикшерелгән тәэминатчыларны, шул исәптән импортны алмаштыра торган продукцияне, шулай ук үз товарларын сатып алучыларны табарга ярдәм итәбез. Үзенчәлекле онлайн-элемтәләр биржасы һәм тикшерелгән товар белән тәэмин итүчеләр һәм сатып алучылар продукциясе каталогы булдырыла. Мәсәлән, рестораторлар реестр аша азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүчене, ә эре җитештерү предприятиеләре киткән чит ил фирмаларына алмаш табарга һәм товарлар белән тәэмин итү чылбырларын торгызырга мөмкин», — дип аңлатты КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
Бер үк вакытта эшкуарлар өчен сервис кысаларында дәүләт катнашында эре компанияләр продукциясенә озак сроклы ихтыяҗ турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзер 3 меңләп позиция цифрлаштырылган һәм урнаштырылган.
«Эшкуарлар, шулай ук бу ихтыяҗны өйрәнә һәм, 223-ФЗ буенча сатып алуларга әзерләнү өчен, «Үстерү» программасында катнашуга гариза бирә алалар. Ул сынау режимында гамәлгә ашырылачак», – дип өстәде Исаевич.
Билгеләп үтик, «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы эшли башлаганнан бирле апрель башында меңнән артык компания кече күләмле сатып алулар витринасыннан файдаланган. 223-ФЗ буенча 31 млн сумга 80 шартнамә төзелгән инде. Параллель рәвештә сәнәгать компанияләре реестрына 13 мең компания кертелгән, һәм аларның гомуми саны 22 меңгә җиткән. Яңа сервис шулай ук 450 компаниягә потенциаль партнерлар белән «аралашу нокталарын» табарга, сөйләшүләр үткәрергә һәм коммерцияле тәкъдимнәр белән алмашырга ярдәм итте, тагын 150 гә якын эшкуар шартнамәләр төзү турында килешәләр.
Цифрлы платформа КУЭ Корпорациясе һәм Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан булдырылган һәм 2022 елның февраль башында файдалануга тапшырылган. Проект эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проект нигезендә үсә. Аны Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли.