ТР Икътисад министрлыгында эшче төркем утырышында Россия тимер юллары вәкилләре белән агымдагы шартларда йөк логистикасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эшче төркем утырышын үткәрде, анда тармак министрлыклары вәкилләре белән берлектә эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча атна эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде. Куйбышев һәм Горький тимер юллары җитәкчеләре катнашында узган чараның төп темасы – республика предприятиеләренең агымдагы шартларда йөк логистикасында барлыкка килә торган мәсьәләләре.

Куйбышев һәм Горький тимер юллары җитәкчеләре республиканың Татнефть, ТАИФ, РОКВУЛ-ВОЛГА, Алабуга махсус икътисадый зонасы, СафПласт, ЖБИ – 3 заводы кебек предприятиеләре сорауларына җавап бирделәр. Сәнәгатьчеләрне чимал, материаллар һәм әзер продукция белән тәэмин итүдә сроклар һәм өзеклекләр, тарифлар, вагоннар булу-булмау һәм йөк логистикасы белән бәйле башка мәсьәләләр борчый. Россия тимер юллары предприятиеләргә билгеләнгән проблематиканы бетерүгә юнәлдерелгән карарлар турында хәбәр итте, чарада катнашучылар шундый ук сораулар килеп туган очракта, шул исәптән эшче төркем утырышлары кысаларында да, хезмәттәшлекнең алга таба форматын билгеләделәр.

Татарстан Президенты тармак министрлыкларына атна саен җитәкчелек итүче предприятиеләр белән баланс комиссияләре үткәрергә, комиссияләрдә бизнес проблемаларын карарга, җитештерүчеләргә кооперация элемтәләре урнаштырырга һәм ярдәм итү чараларын кулланырга, предприятиеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, яңа чаралар буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Шулай ук баланс комиссияләрендә республиканың система барлыкка китерә торган оешмалары белән эш алып барырга кирәк. Бу мәсьәлә буенча утырыш кысаларында тармак министрлыкларының үткәрелә торган эш турында докладлары тыңланды.

Республика маркетинг үзәге (РМҮ) ресурсларында эшләү утырышның тагын бер мәсьәләсе булды. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, РМҮ импортны алмаштыру сервисы эшен нәтиҗәле оештыру өчен, предприятиеләргә төзелгән ресурс мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирергә һәм аны элек сатып алына торган импорт продукциясе һәм аны алмаштыру турындагы мәгълүмат белән мөмкин кадәр тулыландырырга кирәк.

Моннан тыш, эшче төркем утырышы кысаларында республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять, халыкны төп социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International