Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инновацион эшкуарлыкка ярдәм итүнең цифрлы инструментларына багышланган стратегик сессия уздырды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Халыкара интеллектуаль милек көнен үткәрү кысаларында «Инноваторларга һәм бизнеска ярдәм итүнең цифрлы инструментлары» төбәкара стратегик сессиясе узды. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП.

Төбәкара стратегик сессия эшендә Сәнәгать милке федераль институты, Бизнесны финанс үстерү институты, Мордва дәүләт университеты, М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-көнчыгыш федераль университеты (Якутск шәһәре), «Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, предприятиеләр һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм икътисадның реаль секторын оештыру вәкилләре катнашты.

Стратегик сессияне интеллектуаль милек өлкәсендә актуаль һәм кирәкле мәсьәләләр буенча фикер алышуга, инновацион эшчәнлекне активлаштыру өчен уңай шартлар тудыру буенча чаралар комплексын актуальләштерүгә, төбәкләр арасында инновацион бизнесны үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре һәм практикалары белән алмашуга, шулай ук интеллектуаль милек базарын үстерү һәм яңа технологияләр куллану механизмнарын эшләтеп җибәрүгә багышладылар.

Чараны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров ачты. Ул фәнни-техник казанышларны нәтиҗәле куллану һәм гамәлгә ашыруның яңа фәнни технологияләрне ил икътисадының реаль секторына тапшыруны тәэмин итә торган интеллектуаль милек базарын үстерү белән бәйле ролен билгеләп үтте.

Спикер ассызыклаганча, Татарстан инновацияләргә ярдәм итүдә актив сәясәт алып бара торган төбәк булып тора – республикада инновацион эшчәнлекне үстерү һәм интеллектуаль милек белән идарә итү мәсьәләләрен җайга сала торган законнар һәм оештыру характерындагы чаралар комплексы гамәлгә ашырылды, «Татпатент» мәгълүмати-аналитик порталы булдырылды. Инструмент интеллектуаль милек объектларын теркәү, инновацион бизнеска ярдәм итү чаралары буенча консультацияләр алу, шулай ук фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды грантларын алу өчен гаризалар формалаштыру мөмкинлеге бирә.

Хупланган проектлар саны буенча Татарстан Республикасы гадәттәгечә лидер-төбәкләр арасына керә. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Фонд тарафыннан Татарстан Республикасының 119 проектына гомуми суммасы 720,8 млн сумлык ярдәм күрсәтелде. 2021 елда гомуми 844,2 млн сумлык 93 республика проектына ярдәм күрсәтелде.

Стратегик сессиядә катнашучылар төбәкләрдә инновацион эшчәнлекне актив үстерергә һәм ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган иң яхшы практикалар һәм цифрлы инструментлар белән уртаклаштылар. Алар арасында инновацион инфраструктураны формалаштыру һәм үстерү, квалификацияле кадрлар базарын һәм һөнәри белем бирү системасын булдыру, технологик карарлар һәм әзер продуктларны базарга чыгаруга институциональ һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү инструментлары бар.

Йомгаклап, Динар Шакиров, стратегик сессия нәтиҗәләре буенча алынган нәтиҗәләр һәм белемнәр барлык катнашучыларга да файдалы булыр, ә тәкъдимнәр практик эшчәнлектә үз кулланылышын табар, дип ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International