ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 7 июлендәге 1373-р номерлы боерыгы нигезендә Юлай Рим улы Миңнуллин Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары итеп билгеләнде. Элегрәк ул ТР Икътисад министрлыгының инвестиция сәясәте һәм проектларны икътисади анализлау бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» Үзәге «Бүген Интернетта бизнес алып бару» темасы буенча эшкуарларны һәм үзмәшгульләрне масштаблы онлайн-укытулар үткәрәчәк.
Инновацияләргә ярдәм итү фондының «Студентлар стартапы» конкурсының беренче дулкынына нәтиҗәләр ясалды. Беренче дулкында барлыгы 650 җиңүче билгеләнде. Татарстан лауреатлар саны буенча Мәскәүдән соң икенче төбәк булды. Республикада 81 студент һәм вуз аспиранты 1 млн сум күләмендә грант алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия субъектларында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү эшен камилләштерү темасы буенча Видеоконференция элемтәсе режимында фикер алышуда катнашты. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов үткәрде.
11 нче июльдән 22 нче июльгә кадәр Казанда социаль предприятиеләр исемлегенә керергә һәм дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын алырга ниятләгән эшкуарлар өчен бушлай түгәрәк өстәлләр сериясе узачак.
Бизнеска административ йөкләнешне киметү өчен, 2022 елның 6 июлендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 3 укылышта административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды. Муниципаль берәмлекләр катнашында узган утырышның төп темасы – бизнеска ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары һәм аларда Татарстан эшкуарлыгы субъектларының катнашуы.
Россия Дәүләт Советы тарафыннан Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Диалог» АКБО белән берлектә узган елның июнендә үткәрелгән социологик сорашып белешү нәтиҗәләре буенча, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында бизнесның хәбәрдарлык дәрәҗәсе 4 % ка арту күзәтелә. Тулаем алганда, ул 93 % ка җитте.
«ЭлектроОптима» ҖЧҖ электрощитлау җиһазлары, бүлү һәм трансформатор подстанцияләре җитештерүче «1764» программасы буенча ташламалы кредит алды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды, 30 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында федераль һәм республика банк өлкәсе вәкилләре, төзүчеләр, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук кайбер профильле оешмалар вәкилләре катнашында киңәшмә узды.