Татарстан яшьләре, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен, 81 млн сум акча алачак

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Инновацияләргә ярдәм итү фондының «Студентлар стартапы» конкурсының беренче дулкынына нәтиҗәләр ясалды. Беренче дулкында барлыгы 650 җиңүче билгеләнде. Татарстан лауреатлар саны буенча Мәскәүдән соң икенче төбәк булды. Республикада 81 студент һәм вуз аспиранты 1 млн сум күләмендә грант алачак.

Конкурс «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» Федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә. Быел конкурска федераль бюджеттан 1 млрд сум бүлеп бирелгән.

Конкурсның беренче этабына барлыгы 2,3 мең гариза килгән. Алар арасыннан эксперт жюри 650 җиңүче сайлап алды. Бу стартапларның күбесе цифрлы технологияләр һәм икътисадның һәм сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен диярлек яңа приборлар булдыруга юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, инновацияләргә ярдәм фонды төбәк вәкиллеге – «Идея» технопаркы белән берлектә, студентлар проектларын әзерләүдә һәм озатуда ярдәм күрсәтте, методик һәм консультация ярдәме күрсәтте, катнашуга гаризалар әзерләүдә ярдәм күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, студентлар гаризаларын сайлап алу берничә этапны, шул исәптән онлайн-форматта яклауны үз эченә алды. Эксперт жюри составында бизнес-җәмәгатьчелек, университетлар һәм фәнни оешмалар, акселераторлар һәм федераль проектның башка операторлары вәкилләре технологик яктан, базар перспективалары, конкурентлыкка сәләтлелек буенча һәм проектларның квалификациясенә бәя бирделәр.

Шулай ук 15 июльгә кадәр эшләрне икенче дулкынга кабул итү бара, анда конкурсның беренче этабында җиңмәгән катнашучылар да катнаша алуын да билгелзп үтәргә кирәк. Моның өчен аларга үз гаризаларын эшләп бетерергә һәм ачыкланган кисәтүләрне бетерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International