Татарстан Икътисад министрлыгында министрның яңа урынбасары билгеләнде

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 7 июлендәге 1373-р номерлы боерыгы нигезендә Юлай Рим улы Миңнуллин Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары итеп билгеләнде. Элегрәк ул ТР Икътисад министрлыгының инвестиция сәясәте һәм проектларны икътисади анализлау бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган иде.

Татарстанның икътисад министры урынбасары итеп Юлай Миңнуллин билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2022 елның 7 июленнән Юлай Рим улын Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары вазыйфасына билгеләргә», – диелә ТР Министрлар Кабинеты карарында.

Юлай Миңнуллин ТР Икътисад министрлыгында 2015 елның декабреннән бирле эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International