Татарстанда бизнес өчен 38 хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия субъектларында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү эшен камилләштерү темасы буенча Видеоконференция элемтәсе режимында фикер алышуда катнашты. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов үткәрде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын электрон рәвешкә күчерү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.

Бизнеска ярдәм итүнең финанс булмаган чараларын цифрлы рәвешкә күчерү эше 2021 ел ахырыннан алып барыла. Электрон рәвештә ярдәм итү чараларын бирү агымдагы елның февралендә башланды. 5 ай эчендә КУЭ Цифрлы платформасы аша 3 меңнән артык гариза алынган.

Министр билгеләп үткәнчә, интеграция КУЭ субъектларыннан Цифрлы платформадан гаризалар кабул итәргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта аларны эшкәртүнең эчке бизнес-процессларын бозмый. Бүгенге көндә платформада урнаштырган финанс булмаган хезмәтләр саны 38. Болар ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды хезмәтләре.

Шулай ук Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка төбәк ярдәме структурасын электрон рәвештә булдыру өстендә актив эшли. КУЭның Цифрлы платформасында тармак министрлыклары, ведомстволары, җирле үзидарә органнары һәм ярдәм инфраструктурасы оешмалары эшли. Инде бүген үк әлеге платформада республиканың һәр муниципаль берәмлегендә эшкуарларга ярдәм итү чаралары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат кертү процессы оештырылган. Хәзерге вакытта бу 150 гә якын хезмәт һәм ярдәм чаралары, шуларның 30 ы инде платформада басылып чыккан.

Киләсе адым итеп, әлеге мәйданчыкта республика чараларын мөмкин кадәр киң күрсәтү өчен, финанс хезмәтләрен, шул исәптән микрозаймнарны һәм төбәк субсидияләрен интеграцияләү планлаштырыла.

Якын арада эшкуарлар өчен тагын бер функционал – Эшкуарның цифрлы профиле ачылачак. Эшкуарның цифрлы профилен тормышка ашыру, беренче чиратта, финанс ярдәме чараларына гаризалар бирү процессын гадиләштерәчәк. Эшкуарлар өчен дә, ярдәм инфраструктурасы өчен дә эш уңайлырак булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International