Татарстанның үзмәшгульләре һәм эшкуарлары өчен яңа шартларда SMM буенча укулар узачак

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» Үзәге «Бүген Интернетта бизнес алып бару» темасы буенча эшкуарларны һәм үзмәшгульләрне масштаблы онлайн-укытулар үткәрәчәк.

Укыту онлайн-класслар форматында узачак, анда катнашучыларга бизнес өчен авырлыкларсыз гына яңа интернет-мәйданчыкларга күчү, булган контентны күчерү һәм анда көчле сату һәм алга таба таныту стратегиясен төзергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Бүгенге көндә актуаль социаль челтәрләр һәм мессенджерлар (ВК, Одноклассники, Телеграм һ.б.), күрсәтелгән мәйданчыклар өчен контент-план формалаштыру, реклама җибәрү нечкәлекләре һәм аның нәтиҗәләрен анализлау каралачак.

Төп спикер булып «Нәтиҗәле интернет-маркетинг мәктәбе» белем бирү проекты җитәкчесе, Россиядә беренче SMM-агентлыкка нигез салучы Дамир Хәлилов чыгыш ясаячак. Хэдлайнер интернет-маркетинг өлкәсендә инде 20 елдан артык эшли.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Катнашу өчен гаризаны Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре бирә ала. Урыннар саны чикләнгән.

Республиканың үзмәшгульләренә һәм эшкуарларына ярдәм итү хезмәтләре һәм чаралары белән тулырак Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сайтында https://fpprt.ru/ сылтамасы буенча танышырга мөмкин. 

«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International