Мидхәт Шаһиәхмәтов кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды. Муниципаль берәмлекләр катнашында узган утырышның төп темасы – бизнеска ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары һәм аларда Татарстан эшкуарлыгы субъектларының катнашуы.

Социологик сорашып белешүләр нәтиҗәләре буенча, Республика бизнесының ташламалы федераль ярдәм чараларына, шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм фонды микрозаймнарына һәм Гарантия фонды поручительлегенә ихтыяҗ зур булуы ачыкланды. Мидхәт Шаһиәхмәтов эшче төркем әгъзаларына республиканың иң ерак районнарында да ярдәм чаралары һәм инструментлары турында бизнеска мәгълүмат бирү эшен активлаштырырга кушты. Аерым алганда, көнүзәк мәгълүматны Татарстан муниципаль берәмлекләре сайтларында даими урнаштыру кирәклеген билгеләп үтте.

Утырыш кысаларында каралган тагын бер мәсьәлә МСП.РФ. Федераль цифрлы платформасы булды. Хәзерге вакытта барлык 45 муниципалитет әлеге электрон мәйданчыкка тоташтырылган.  Муниципалитетларга цифрлы платформаны бизнес өчен электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат белән тутыру кирәклеге турында искәрттеләр.

Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен импортны алмаштыру мөһим мәсьәлә булып кала. Импортны алмаштыруга ярдәм итү инструментларының берсе – Республика маркетинг үзәге (РМЦ). Эшче төркем кысаларында районнар предприятиеләре тарафыннан «Импортны алмаштыру үзәге»нең элек сатып алына торган чит ил продукциясе каталогын тутыру динамикасын, шулай ук РМЦ ресурслары белән эшләгәндә предприятиеләрдә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә барышында шулай ук Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында доклад тыңланды.

ТР Икътисад министрлыгының утырышы кысаларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлешен карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International