Россия Дәүләт Советы тарафыннан Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Диалог» АКБО белән берлектә узган елның июнендә үткәрелгән социологик сорашып белешү нәтиҗәләре буенча, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында бизнесның хәбәрдарлык дәрәҗәсе 4 % ка арту күзәтелә. Тулаем алганда, ул 93 % ка җитте.
Сораштыруда республиканың эшкуарлык җәмәгатьчелегенең 700 гә якын вәкиле катнашты. Сораштырылучыларның күбесе (73 %) Татарстанда бизнес алып бару шартларын уңай дип бәяли.
Шулай ук, сорашып белешүләр нәтиҗәләре буенча, эшкуарлар арасында ярдәмнең финанс инструментларына ихтыяҗ арту билгеләнә.
Федераль ташламалы кредитлар буенча агымдагы елның маенда ихтыяҗ дәрәҗәсе узган ай белән чагыштырганда 20 % ка арткан һәм 48 % тәшкил иткән, кредит каникулы буенча да ихтыяҗ дәрәҗәсе арткан һәм 21 % ка җиткән.
Кризиска каршы ярдәм пакеты кысаларында кабул ителгән республика чаралары буенча, эшкуарлар фикеренчә, ташламалы микрозаймнар һәм поручительлекләр иң кирәкле инструмент булып тора. Сораштыру нәтиҗәләре 56 % һәм 37 % ны күрсәтә.