РФ Дәүләт Думасы кайбер административ хокук бозулар өчен бизнесның җаваплылыгын йомшарта торган закон кабул итте

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Бизнеска административ йөкләнешне киметү өчен, 2022 елның 6 июлендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 3 укылышта административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.

Закон проекты белән тәкъдим ителә:

- беренче тапкыр кылынган хокук бозу өчен барлык административ җаваплылык субъектлары өчен кисәтүне беренче чара буларак билгеләргә;

- административ хокук бозу турындагы эш буенча штрафларны минималь күләмгә кадәр киметү, әгәр зарарлы нәтиҗәләргә юл куелмаса яисә китерелгән зыян ирекле рәвештә капланган булса;

- РФ субъектларында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең законлы эшчәнлегенә комачаулаган өчен административ җаваплылык билгеләргә һәм аларны эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә административ хокук бозу турындагы эш буенча производствода яклаучы сыйфатында катнашу мөмкинлеген беркетергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International