Гарантия фонды санкцияләр шартларында федераль ярдәм чараларыннан файдаланган предприятиедә булды

2022 елның 5 июле, сишәмбе

«ЭлектроОптима» ҖЧҖ электрощитлау җиһазлары, бүлү һәм трансформатор подстанцияләре җитештерүче «1764» программасы буенча ташламалы кредит алды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды, 30 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте.

«ЭлектроОптима» предприятиесе үз эшчәнлеген 2015 елдан башлап башкара. 2020 елда компания Татарстан Республикасының эре, икътисади һәм социаль әһәмиятле система барлыкка китерүче оешмалары исемлегенә кертелә, 2021 елның августында компания «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгына күчә, анда хәзер 6500 кв.метрдан артык мәйданда 185 хезмәткәр эшли.

Предприятиенең даими клиентлары арасында «Челтәр компаниясе» АҖ, «ГК «ЕКС» АҖ, «Мосводоканал» АҖ, «Мәскәү метрополитены» ДУП, «Иннополис» МИЗ, «Россети» ГАҖ бар. Мәскәү метрополитенын «Электроптима» ҖЧҖ 6 электр депосы һәм 48 метро станциясе өчен электр җиһазлары белән тәэмин иткән. Предприятие җиһазлары Казанда «Дубравная» метро станциясендә урнаштырылган.

«ЭлектроОптима» компаниясенә 60 млн сум күләмендә займ финанслау кирәк булды. Кредит чараларын предприятие «1764» субсидияләү программасы буенча федераль ярдәм чаралары кысаларында алган, аның буенча ставка урта предприятиеләр өчен 13,5 % дәрәҗәсендә беркетелгән.

Предприятие кредит буенча залог белән тәэмин ителмәгән иде, дип билгеләп үтте Гарантия фонды вәкиле Илнур Сираев. Фонд 30 млн сум күләмендәге поручительлекне «Согарантия» продукты кысаларында бирде. Гарантия фонды поручительлеге белән бергә бирелә торган «КУЭ» Корпорациясе» АҖнең турыдан-туры гарантиясе заемчының кредит суммасыннан 70 % ка (моношәһәрләр өчен 75 %) кадәрге йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итә һәм 1 млрд сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Гариза бирергә, поручительлек бирү шартлары турында түләүсез консультация алырга һәм компаниянең гарантия ярдәмен алу мөмкинлеген Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннарына шалтыратып тикшерергә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International