Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерүләргә мораторий эшли. Кабул ителгән чара нәтиҗәсендә бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, Татарстан Республикасында – 2 меңнән артык. Республика контроль органнары тарафыннан 2022 елның 1 яртыеллыгында үткәрелгән тикшерүләр саны 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,3 тапкырга кимегән.
Исегезгә төшерәбез, мораторий Россия Хөкүмәте тарафыннан 10 март көнне кертелде һәм барлык предприятиеләр өчен – агымдагы ел азагына кадәр, IT-өлкәсе предприятиеләре өчен өч ел дәвам итәчәк. Карар административ йөкләнешне киметәчәк, бизнеска үз эшчәнлекләрендә көчләрне тупларга мөмкинлек бирәчәк.
«Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасының 1-контроль формасы мәгълүматлары һәм тикшерү органнары тарафыннан бирелгән мәгълүмат буенча республика контроль органнары тарафыннан 2022 елның 1 яртыеллыгында үткәрелгән тикшерүләр саны 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,3 тапкырга кимегән.
Мораторий гамәлдә булган чорда Татарстанда аны бозу очраклары ачыкланмады. Исегезгә төшерәбез, Республика эшкуарларының, мораторийны бозу очрагында, күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлекләре нәтиҗәләре буенча берничә ысул белән шикаять бирү яки мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеге бар.
РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Контроль органнарны карарларына карата шикаять» махсус бүлегендә мондый шикаятьне карау срогы, аны бирү көнен санамыйча, 1 эш көне тәшкил итә.
Бизнес вәкилләре шулай ук хокук бозу фактлары турында Россия Икътисади үсеш министрлыгына proverki.net@economy.gov.ru электрон почтасының махсус адресына гариза җибәреп хәбәр итә алалар, тикшерүче карары белән килешмәгән очракта – Дәүләт хезмәтләрендә судка кадәр шикаять бирү системасында шикаять бирә алалар.
Моннан тыш, Россиядә агымдагы шартларда эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә сервис эшли.
Мәсәлән, «Сервис 360°» ресурсы аша үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча шикаять җибәрергә яки бәяләмә калдырырга мөмкин.
Татарстанда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә законнарның гамәлдәге таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү инструменты булып «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы тора. provbiz.ru да типик хокук бозулар турында белешмәлекләр, контроль төрләре буенча чек-листлар һ. б. бар. Тикшерү факты буенча һәм консультация алу өчен кайнар линия номеры 8-800 222 37 22 аша яки күрсәтелгән сайтта махсус форма аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.