11 июльдән 15 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Сәнәгать министрлыгы, ТР Төзелеш, рхитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнашында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Көндәшлекне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов республикада көндәшлекне үстерүнең мөһимлеге һәм аны товар базарларында гамәлгә ашыру ысуллары турында сөйләде. Утырыш барышында базарларны үстерү буенча эшкуарларның тәкъдимнәре тыңланды.
Шулай ук киңәшмәдә юл картасын актуальләштерү ысуллары, көндәшлекне үстерү буенча яңа чаралар эшләү, әлеге базарларның бизнес вәкилләренең көнүзәк проблемаларын хәл итү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү буенча мәгълүмат белән Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Көндәшлекне үстерү» бүлегендә танышырга мөмкин.