2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан үзмәшгульләре ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондыннан 20 млн сумга якын финанс ярдәме алды.
Татарстан Республикасы үзмәшгульләренең 2 елга кадәр 50 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр еллык 5,5 % түбән ставка буенча ташламалы финанслау алу мөмкинлеге бар. Агымдагы елда мондый мөмкинлектән 121 үзмәшгуль файдаланган, 19,5 млн сум ярдәм күрсәтелгән.
Финанслауны бурычка алучыларның, рефинанслаудан тыш, кеременә «һөнәри керемгә салым» салына торган эшчәнлек алып бару өчен кирәкле булган теләсә нинди чыгымнарына юнәлдерергә мөмкин.
Шул ук вакытта, үз залог акчалары булмаган гражданнарга ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды кризиска каршы ташламалы «Ярдәм 2022» продукты буенча поручительлек бирә: гарантия ярдәменең максималь күләме микрозайм суммасының 50 % ына җитә, комиссия түләве 0,5 % ка кадәр кимегән. Агымдагы елда фонд поручительлегеннән 36 үзмәшгуль файдаланды, бирелгән поручительлекләр суммасы якынча 4 млн сум тәшкил итте, бу 8 млн сумга якын заем акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Моннан тыш, Татарстан үзмәшгульләре «Минем бизнес» Үзәгендә мәгълүмати-консультацион ярдәм ала алалар. Кушымтаны куллану һәм алыш-бирешләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча да консультация алырга мөмкин.
Ел саен Үзәк укыту чаралары, мастер-класслар һәм үзмәшгульләр продукциясе күргәзмәләре үткәрә. Мәгълүмати чаралар программасы үзмәшгуль гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Шулай ук алар өчен кайбер хезмәтләр, шул исәптән продукцияне сертификацияләү һәм аны социаль челтәрләрдә таныту, бухгалтерия алып бару һ. б. буенча хезмәтләр күрсәтелә.
Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.
Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8(843)524-90-90 шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.