Татарстан эшкуарларына халыкара маркетейсларга ничек чыгу турында сөйләячәкләр

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Вебинар 22 июльдә онлайн-форматта узачак. Вебинар трансляциясе ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының ВКонтакте рәсми берләшмәсендә оештырылачак.

Вебинар программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • «Эпиньдо», «Tmall» мәйданчыкларында һәм Кытайда РЭҮ милли кибетләрендә эшләү үзенчәлекләре»
  • «Урман товарларын чит ил базарларына чыгару коралы буларак – Woodresource.com»
  • «Alibaba.com мәйданчгы белән танышу»
  • «Alibaba.com нан Кытайга экспорт проекты»
  • «Төркия маркетплейсларында Россия товарларын урнаштыру буенча актуаль мөмкинлекләр»

Модератор: Михаил Унтура– Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге җитәкчесе, «КУЭ Корпорациясе» АҖ һәм «Россия экспорт үзәге» АҖнең сертификатлы тренеры.

Спикерлар – халыкара экспорт һәм маркетингларга чыгу һәм эшләү экспертлары:

  • Семин Максим, «Эпиньдо» ҖЧҖ проектлар җитәкчесе;
  • Лузин Вячеслав, woodresource.com порталы директоры;
  • Мартынов Михаил«ПАЛ» компаниясенең дәүләт органнары белән элемтә буенча юнәлеш җитәкчесе, Alibaba компаниясенең Россиядәге һәм БДБ илләрендәге сервис партнеры;
  • Любченко Евгений, Alibaba.com ның сертификатлы белгече, «МД-Инсайт» компаниясе, « Alibaba» рәсми сервис-партнеры
  • Ляврик Александра, «ASPER» компаниясе директоры
  • Елькин Владимир «PANGEYA» компаниясендә e-commerce өлкәсе аналитигы

Вебинарда катнашу өчен, https://forms.gle/KwCJ5598UFbi19qR9сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк.

Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештыра. Укыту вебинары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.

Ярдәм буенча сораулары белән түбәндәге элемтә каналлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90;

• Бизнес өчен КФҮ гә (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International