Татарстанда эшкуарлар өчен Экспорт мәктәбе семинарлары узачак

2022 елның 15 июле, җомга

Татарстан эшкуарлары өчен Россия экспорт үзәгенең (РЭҮ) Экспорт мәктәбе түләүсез алты тематик семинар уздырачак.

Республикада моны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештыра. Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында июль-октябрь айларында узачак алты семинарны үз эченә ала.

Беренче семинар 2022 елның 21 июленә планлаштырылган. Ул экспорт эшчәнлеге нигезләренә багышланган.

Россия экспорт үзәгенең Белем бирү проекты үз предприятиеләренең экспорт потенциалын үстерү белән кызыксынучы кече һәм урта бизнесның төбәк вәкилләре өчен квалификация күтәрү курсларыннан гыйбарәт.

Семинарлар кысаларында экспорт проектының тормыш циклының һәр этабы каралачак. Эшмәкәрләр халыкара сату һәм беренче чит ил сатып алучыларын эзләү өчен потенциаль базарны сайлау механизмнарын өйрәнәчәкләр, үз продуктларының тышкы базар таләпләренә туры килүен бәяли һәм потенциаль куркынычларны һәм аларны минимальләштерү ысулларын билгели алачаклар.

Белем бирү программасы шулай ук үз эченә тышкы сәүдә алыш-бирешләрен тормышка ашыруның төп этапларын анализлауны ала: халыкара сөйләшүләр, тышкы сәүдә контрактын төзү, таможня рәсмиләштерүе, логистик процессларны оптимальләштерү һәм валюта түләүләрен алу, шулай ук проект өчен иң релевант булган дәүләт ярдәме инструментларын ачыклау.

Беренче семинар спикеры Шенфельд Эмиль – «Экспорт эшчәнлеге нигезләре» һәм «Экспортны документлар белән тәэмин итү» модульләре буенча Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе тренеры.

Чарада катнашу бушлай. Семинар нәтиҗәләре буенча катнашучыларга курс үтү турында сертификат тапшырылачак.

Семинар Казан ш., Петербург ур., 28, 3 кат адресы буенча Эшкуар йортында узачак. 10:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү 09:30 да башлана.

Укулар узу өчен, «МСП.РФ» цифрлы платформасы аша гариза бирергә кирәк. Керү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация кирәк. Шулай ук теркәлү узарга һәм чарага түбәндәге сайтта көндезге уку календарендә язылырга мөмкин: https://exportedu.ru/

Катнашу өчен сораулар буенча Ирина Милютинага мөрәҗәгать итәргә: +79179324851

Бу һәм башка сораулар буенча консультацияне «Минем Бизнес» үзәгенең «кайнар линия» номерына шалтыратып алырга мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International