Федерация Советында Россия Федерациясендә санкция басымы шартларында махсус икътисади зоналарга ярдәм итүгә багышланган «түгәрәк өстәл» узды. Киңәшмә РФ икътисади сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Кравченко җитәкчелегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров катнашты.
Утырыш барышында Динар Шакиров Татарстанның махсус икътисади зоналарны үстерүдә тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстан Республикасында «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисади зоналары уңышлы эшләп килә, алар Россия МИЗның инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында лидерлар буларак билгеләнде.
«Алабуга» МИЗ ына резидентлар сыйфатында 57 компания җәлеп ителгән. Бүгенге көндә сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген 33 резидент алып бара. 2021 ел нәтиҗәләре буенча резидентларның факттагы инвестицияләре 157 млрд сум тәшкил итә. Керем күләме 136 млрд сум тәшкил итә, 8223 эш урыны булдырылган. Бүгенге көндә «Иннополис» МИЗга 323 компания җәлеп ителгән, шуларның 125 е-резидент, 48 партнер-компания һәм 160 стартап. 2021 ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләрнең факттагы күләме арта бара торган нәтиҗә белән 58,9 млрд сум тәшкил итте, керем күләме – 113,3 млрд сум, булдырылган урыннар саны – 8375.
Киңәшмәдә Динар Шакиров Татарстанның МИЗ ны алга таба үстерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде, алар шулай ук Федерация Советының Икътисади сәясәт комитетына һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгына җибәрелде.