Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция элемтәсе режимында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды.

Көн тәртибен башлаганчы 26 июльдә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары белән киңәшмә уздыруы, анда «КУЭ Корпорациясе» АҖ тарафыннан Россия Федерациясе Үзәк банкы белән берлектә эшләнгән кредитларны стимуллаштыру программасына үзгәрешләр кертелүе хакында билгеләп үтелде. 15 июльдән кредит ставкалары үзгәрде: теркәлгән 13,5 % - 15 %  тан Үзәк банкның төп ставкасына + 3 %. Шул рәвешле, хәзерге вакытта программа буенча кредит бирүнең максималь ставкасы 11 % тәшкил итә.

Кредит ставкаларын киметүдән яңа кредит алучылар да, заем акчаларын алучылар да файдалана ала. Программада илнең 69 кредит оешмасы катнаша.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарларының чыгышлары тыңланды, шулай ук 5 төп юнәлеш буенча агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды:

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу турында;

МСП.РФ Цифрлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру эше турында;

Республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алмаштыру» блогындагы эш турында;

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмиятле хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү турында;

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International