Марий Эл Республикасы бизнес һәм инвестицион проектларга ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынды

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Икътисад министрлыгы җитәкчелеге Марий Эл Республикасы сәнәгать, икътисади үсеш һәм сәүдә министры Станислав Крылов җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Эшлекле визитның темасы –преференциаль территорияләрне үстерү, эшкуарлыкка һәм инвестпроектларга ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсе, шулай ук «Импортны алмаштыру үзәге» функционалы белән танышу.

Агымдагы елда Татарстан, РФ субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингының икенче баскычын яулап, янә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа инструментларын эшләтеп җибәрү буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте. Республиканың тәҗрибәсе белән күрше төбәк – Марий Эл Республикасы кызыксынды

Очрашуны Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев ачты. Ул регионның икътисади потенциалы һәм инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлеге, преференциаль территорияләрне үстерү һәм резидентлар өчен гамәлдәге ташламалар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре шулай ук сәнәгать паркларын үстерү тәҗрибәсе, төрле өлкәләрдәге бизнеска ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган идарә итү инициативалары һәм чишелешләре, шулай ук институцион инфраструктураны камилләштерү инструментлары һәм эшкуарлык эшчәнлеген яхшырту механизмнары белән уртаклаштылар.

Ильяс Галимов Республика маркетинг үзәге базасында санкция басымын йомшарту өчен булдырылган «Импортны алмаштыру үзәге» мөмкинлекләре турында сөйләде. «Импортны алмаштыру үзәге» механизмы илдә җитештерелә торган импортны алмаштыра торган продукция турында мәгълүмат җыюны гамәлгә ашырырга, эшчәнлеге чит ил комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле булган заказчыларга алмаш продукция эзләүдә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Аның каталогында кирәкле продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирүче җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен тәкъдимнәр бар. Ул ике бүлектән тора – «Элек сатып алына торган продукция реестры» һәм «Алмаштыру буенча тәкъдимнәр».

Яклар алга таба хезмәттәшлек, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итүгә, регионнарның һәм бизнеска ярдәм итү институтларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән тәҗрибә һәм карарлар белән алмашу турында килештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International