Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны «Экспортның финанс инструментлары» семинарында катнашырга чакыра

2022 елның 26 июле, сишәмбе

28 һәм 29 июльдә Татарстанда республика экспортерлары өчен «Экспортның финанс инструментлары» темасына семинар узачак. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештыра.

Ике көнлек курс экспорт эшчәнлегеннән максималь табыш алу һәм тышкы сәүдә контракты икътисадын фаразлау турында сөйли. Гамәли мисалларда:

  • экспорт контракты бәясен исәпләү тәртибе күрсәтеләчәк;
  • тышкы сәүдә алыш-бирешен финанслау инструментлары һәм, экспорт контракты шартларын исәпкә алып, аларның релевантларын сайлау алгоритмы тәкъдим ителәчәк;
  • чит ил сатып алучысына кредит бирү белән, төрле түләү методларын һәм чит ил банкларын куллану белән бәйле потенциаль финанс куркынычлары анализланачак,
  • финанслау соратуы буенча экспортка дәүләт финанс ярдәме институты белән сөйләшүләр алып бару этаплары оештырылачак.

Финанслар турында семинарны Россия Эскорт үзәгенең Экспорт мәктәбе тренеры Мөфтахетдинова Халидә алып бара.

Укулар узу өчен, «МСП.РФ» цифрлы платформасы аша гариза бирергә кирәк. Керү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация кирәк. Шулай ук теркәлү узарга һәм чарага түбәндәге сайтта көндезге уку календарендә язылырга мөмкин: https://exportedu.ru/

Исегезгә төшерәбез: Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында июль-октябрь айларында узачак алты семинарны үз эченә ала.

Катнашу буенча сораулар белән Ирина Милютинага +7 (917) 932-48-51 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә.

Бу һәм башка сораулар буенча консультацияне «Минем Бизнес» үзәгенең «кайнар линия» номерына шалтыратып алырга мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International