ВЭБ.РФ моношәһәрләрнең йомгаклау рейтингын игълан итәчәк

2022 елның 26 июле, сишәмбе

ВЭБ.РФ 2021 ел өчен моношәһәрләр рейтингына йомгак ясаячак. Иң яхшы унлыкка  югары дәрәҗәдә социаль-икътисади үсешкә ирешкән шәһәрләр керде. Чара Россия ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында катнаш форматта узачак (турыдан-туры һәм онлайн катнашу).

Матбугат конференциясендә катнашучылар түбәндәгеләр булачак: Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис, Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев, Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров, Вологда өлкәсе губернаторы урынбасары Виталий Тушинов, Самара өлкәсенең Икътисади үсеш һәм инвестицияләр министры Дмитрий Богданов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм ВЭБ.РФ  шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева.

Чара 27 июльдә 13:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) узачак. Трансляциягә сылтама: https://tass.ru/press/17203.

ТОП-10 рейтингы моношәһәрләрнең иң көчле һәм перспективалы якларын ачыкларга, шулай ук шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң уңышлы проектларны билгеләргә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, узган рейтинг нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 моношәһәр исемлегенә Татарстан Республикасының Яр Чаллы һәм Түбән Кама, Самара өлкәсенең Тольятти, Ульяновск өлкәсенең Новоульяновск, Белгород өлкәсенең Губкин, Воронеж өлкәсенең Павловск, Вологодск өлкәсенең Череповец, Тамбов өлкәсенең Котовск, Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск һәм Ставрополь краеның Невинномысск шәһәрләре кергән иде.

Моношәһәрләр рейтингы 2016 елдан бирле үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International