«2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсын уздыру үзенчәлекләре» темасына семинар

2022 елның 26 июле, сишәмбе

2022 елның 15 июлендә 2022 елда Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирүгә Конкурс игълан ителде.

2022 елның 28 июлендә 10.00 сәгатьтә «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен «2022 елда Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс үткәрү үзенчәлекләре» темасына семинарга чакыра. Семинар Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 йорт (Татарстан Халыклары дуслыгы йорты) адресы буенча узачак.

Программа:

- Конкурсны оештыру һәм үткәрүнең гомуми мәсьәләләре

- Гариза структурасы һәм еш очрый торган сораулар

- Проект бюджеты: авыр очраклар

- Эксперт күзлегеннән проект гаризасын бәяләү үзенчәлекләре

- Грант конкурсларында катнашу тәҗрибәсе

- Сораулар һәм җаваплар

Спикерлар: «УМАЙ «Идел буе гаилә академиясе» АКБО генераль директоры Татьяна Леонтьева, КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты икътисади иминлек һәм салым салу кафедрасының өлкән укытучысы, Россия салым консультантлары палатасы әгъзасы Светлана Салмина, «НКО.ПРО» генераль директоры Ханбиков Альберт Вадимович, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков.

Элемтә өчен мәгълүмат: 8 (917) 918-88-30 (Кыямова Альбина Әнәс кызы).

Мәҗбүри алдан теркәлү: https://forms кgle/A6GLuSyYiySgihER7

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International