РФ Икътисади үсеш министрлыгының дәүләт корпорациясе 2021 ел өчен моношәһәрләр рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Иң яхшы унлыкка, социаль-икътисади үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәтеп, Татарстанның 2 шәһәре – Яр Чаллы һәм Менделеевск керде. Чара катнаш форматта Россия ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында узды, Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Иң яхшы 10 моношәһәр исемлегенә Татарстан Республикасының Яр Чаллы һәм Менделеевск, Самара өлкәсенең Тольятти, Белгород өлкәсенең Губкин, Воронеж өлкәсенең Павловск, Вологда өлкәсенең Череповец, Иркутск өлкәсенең Тулун, Башкортостан Республикасының Благовещенск, Ставрополь краеның Невинномыск һәм Мурманск өлкәсенең Кировск шәһәрләре керде.
Мәсәлән, Яр Чаллы инфраструктураның сыйфаты һәм үтемлелеге буенча алдынгылар рәтендә, шәһәрдә халыкның икътисади проактивлыгы югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелә. Менделеевск – шәһәр халкының икътисади хәлне бәяләү күрсәткече буенча лидерларның берсе, шәһәр халкы тарафыннан шулай ук шәһәр башлыгы эшчәнлегенә ышанычның югары дәрәҗәдә булуы да билгеләп үтелә.
Моношәһәрләр икътисадын үстерүнең мөһим инструментларының берсе – инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан инженерлык һәм юл инфраструктурасын төзүне софинанслау.
«Программа ярдәмендә Татарстанның 4 моношәһәрендә 3,7 млрд сумнан артык бәядә инфраструктура төзелде, шуның 2,6 млрд сумы Фонд тарафыннан финансланды. Акча түбәндәге эшләргә бүленгән: Яр Чаллы һәм Түбән Камада төп автомобиль юлларын реконструкцияләүгә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзәндә сәнәгать паркларының инженерлык һәм юл инфраструктурасын булдыруга; Х5 Retail Group компаниясенең масштаблы инвестицион проектлары өчен мәйданнан тыш челтәрләр төзү; «Акыллы машиналар» ҖЧҖ компаниясенең суыткычлар җитештерү заводына керә торган автомобиль юлы төзелеше тәмамланып килә. Әлеге инфраструктура төзелеше моношәһәрләрдә 15 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев рейтингны игълан иткәндә.
Билгеләп үтик, моношәһәрләр рейтингы 2016 елдан бирле үткәрелә һәм 4 блок буенча төркемләнгән 17 күрсәткечтән чыгып исәпләнә: статистик күрсәткечләр, халык һәм бизнесның сорашып белешү күрсәткечләре һәм шәһәрнең үсеш институтлары белән хезмәттәшлеген бәяләү күрсәткечләре.