Казанда Эшкуарлар өчен «Экспортка документлар белән ярдәм итү» семинары узачак

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә, чит ил базарларына чыгарга планлаштырган экспортерларны һәм эшкуарларны «Экспортка документлар белән ярдәм итү» семинарында катнашырга чакыра.

Семинар 7 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Казанда Эшкуар йортында узачак. Семинар «Россия экспорт үзәге» АО Экспорт мәктәбе» Автоном коммерцияле булмаган өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе программасы кысаларында уза.

Семинар спикеры Халидә Муфтахетдинова – ««Россия экспорт үзәге» АО Экспорт мәктәбе» Автоном коммерцияле булмаган өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе федераль тренеры

Экспорт семинарларында катнашу бушлай. Семинар нәтиҗәләре буенча катнашучыларга курс үтү турында сертификат тапшырылачак. 

Чарада катнашу өчен көндезге уку календарендә сайтта яисә эшкуарлар өчен РФ.КУЭ ның цифрлы порталындатеркәлергә кирәк.

Эшкуарлар өчен башка чаралар турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә кайнар линия телефоны буенча 8(843)524-90-90 белергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International