Әзербайҗан базарына чыгу – Татарстан экспортерлары өчен чираттагы вебинар темасы

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

6 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге эш башлаучы һәм эшләп килүче экспортерлар өчен «Әзербайҗан: экспорт мөмкинлекләре» темасы буенча онлайн-вебинар үткәрәчәк.

Вебинар кысаларында Татарстанның Әзербайҗан Республикасындагы даими вәкиле Гадылшин Мурадчыгышы планлаштырылган. Спикер Вәкил вазыйфасында үз эшчәнлеге, дустанә ил базарының мөмкинлекләре һәм нечкәлекләре турында сөйләячәк.

Әзербайҗан партнерлары белән эшләүнең үзенчәлекләре, хезмәттәшлекнең мөмкин булган формалары белән «АЛЬТЕГРИС» ҖЧҖ генераль директоры Габделфәт Сәфиуллин таныштырачак.

Вебинар форматы диалогны күздә тота, анда эшкуарлар ил вәкилләренә сораулар бирә һәм тәҗрибәле экспертлардан консультация ала алачак.

Катнашу бушлай, РФ.КУЭ платформасында теркәлү узарга кирәк. («Сервислар» төймәсен сайларга -> «Төбәк ярдәм чаралары» -> «Ярдәм алырга» -> төбәкне һәм Сезнең бизнесны күрсәтергә «Һәркем өчен» -> «Күрсәтергә» -> «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашу өчен язылу», сайлау мөмкинлеге бирелә торган исемлектән вебинарны сайларга кирәк).

Теркәлү буенча инструкция РФ.КУЭ цифрлы платформасында урнаштырылган.

Сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91.

Экспортерлар өчен башка түләүсез вебинарлар һәм чаралар «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номерына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International