Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» программасы буенча укулар башланды. Бу атнада бөтен республика буенча беренче дәресләр уза. Исегезгә төшерәбез: программа барлыгы 12 мең мәктәп укучысын колачлый һәм урта мәктәптә эшкуарлыкка өйрәтү өчен нигез салачак. «Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Дәресләр эшлекле уен форматында уза. 60 кешелек төркемнәргә бүленгән укучылар эшкуар портретын төзи һәм махсус тест уза, шулай ук, алдан бизнес-план әзерләп һәм PR-кампаниясен эшләп, үз проектларын тәкъдир итәчәк. Укыту Казанда, Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 200 ләп чараны үз эченә ала.
Шул рәвешле, 5-7 сыйныф укучылары үзләрен бизнес төзүчеләр сыйфатында сынап карый алачак, шулай ук командада эшләргә өйрәнәчәк.
«Безне берничә елдан республикада бизнес-лидерларның яңа буыны барлыкка килү кызыксындыра. «Мәктәп бизнес-старты» программасы бу процессның нигезләрен хәзердән үк сала, укучыларда эшкуарның дөрес образын формалаштыра, кирәкле компетенцияләрне практикада үзләштерергә ярдәм итә» – дип билгеләде Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев.
Эшлекле уенны уңышлы башкарып чыккан укучылар проектның киләсе этабында эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм гамәли күнекмәләренә тирәнтен өйрәнәчәкләр. Бу мәктәп компанияләре катнашачак укыту команда семинарлары булачак. Аларны тәмамлагач, катнашучылар үз проектларын эксперт-эшкуарларга тәкъдир итәчәкләр. Бу этапны үткән укучылар проектның икенче дәрәҗәсенә чыгачак. Яңа ел алдыннан аларны мәктәп хәйрия ярминкәсендә катнашу, ә аннары бизнес-кейслар чемпионаты көтә.
Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 40 команда катнашачак, алар составында 120 укучы көч сынашачак. Алар барысы да кабатланмас тәҗрибә алачак.
«Мәктәп бизнес-старты» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.