Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан төбәктә профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә ай саен анализ ясый. Анализ профилактик тикшерү белән узган эшкуарлардан сораштырулар нигезендә формалаша. Сентябрь нәтиҗәләре буенча бизнес инструментка һәм аны Татарстанда куллануга уңай бәя бирде.
Сентябрьдәге сораштыру профилактик визитның профилактика механизмы буларак зур потенциалга ия булуын күрсәтте. Инспекторның бурычы – эшкуарга дәүләт контроленең мәҗбүри таләпләрен һәм процедураларын өйрәнүдә һәм куллануда булышу.
Бу инструмент кулланылган беренче предприятие – «Робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе» Автоном коммерцияле булмаган өстәмә белем бирү оешмасы. Белем бирү оешмаларының лицензия контроле бүлеге белгече тарафыннан дистанцион профилактик әңгәмә үткәрелде. Бизнес вәкиле билгеләп үткәнчә, очрашу алдан килешенгән, продуктив характерда булган һәм уңайлы шартларда узган.
Компания җитәкчесе Зерминов Артем әйтүенчә, бу аралашу ысулы һәм бизнеска булышу, әлбәттә, мөһим.
«Безне законнардагы үзгәрешләр белән таныштырдылар, мөһим һәм гамәли киңәшләр бирделәр, башкарыла торган эшчәнлек нигезендә таләпләрне үтәү өчен кирәкле файдалы мәгълүмат алынды», – дип билгеләп үтте бизнес хуҗасы.
Искәртеп узабыз, ел азагына кадәр бизнесны тикшерүгә мораторий булу сәбәпле, контроль ведомстволар гамәлдән чыгарылган планлы тикшерүләр урынына профилактик визитлар тәкъдим итә яки калган планлы тикшерүләрне мәҗбүри профилактик визитларга алыштыра ала. Күрсәтелгән Программаны гамәлгә ашыру кысаларында ел башыннан алып 2022 елның 1 октябренә кадәр Татарстан Республикасы контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан 781 профилактик визит уздырылды.